Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Китапханә ягы, бәдрәф, КУИ бүлмәләре бүленде. Штукатур эшләре бара, тәрәзә яңакларына һәм бәдрәф эченә плитка ябыштырылды.
Мичән авыл җирлеге Мичән төп мәктәбе спортзалында Махсус хәрби операциягә чакырылып, Украина җирендә һәлак булган авылдашыбыз Хуҗин Рәмзил Ринат улының якты истәлеге хөрмәтенә искә алу кичәсе оештырылды. Кичәне авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. ачып җибәрде, Мичән төп мәктәбе коллективы, директоры Шайхлисламов Б.Ф , Яңа Мичән, Иске Мичән мәдәният хезмәткәрләре эчтәлекле программа әзерләгәннәр иде.
Объектта демонтаж эшләре төгәлләнгән. Стеналарны һәм түшәмне гипсокортоннан ясау буенча эш башланды. "159 нчы ПМК" ҖЧҖ подряд оешмасы.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан 6 март көнне Иске Мичән мәдәният йортында ТР халык артисты Рөстәм Закиров һәм атказанган артистка Люция Мусина гаиләләре катнашында бәйрәм концерты булды. Концертка шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары чакырылган иде.
Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Бина эчен җылыту, матурлау максатыннан махсус каркасларга коры штукатур беркетәләр, булмәләр бүленә, сәхнә өлешен кору башкарыла. Егетләр үз эшләрен намус белән башкаралар.
Мичән авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлек медальләре тапшырылды. Хатын-кыз тыл ветераннары Зиннатуллина Минзифа Галимулла кызы һәм Гатауллина Марзыя Хаҗи кызына медальләрне Саба муниципаль районы админстрациянең аппарат җитәкчесе Кәримов Марат Рәшитович, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев Айзат Әхмәтгали улы Мичән төп мәктәбенең яшьармиячеләре тапшырды.
Керәнне авылы клубында хезмәт ветеранының 70 яше уңаеннан “Хезмәт аша килгән хөрмәт” дип исемләнгән портрет кичә уздырылды. 38 ел гомерен механизаторлыкка багышлаган Нагимов Зәкәрия Рамазан улын тәбрикләргә җирле үзидарә рәисе Гәрәев А.Ә., авылдашлар, дуслар, хезмәттәшләр, җитәкчеләр, гаиләсе сәхнәгә күтәрелделәр. Һәр котлау сүзе җыр белән аралаштырып алып барылды. Бәйрәм оешкан төстә үтте.
15 нче февраль көнне Мичән төп мәктәбендә “Парламент дәресләре” үтте. Дәрескә Саба район депутаты Гараев А.А. һәм Хадиев И.Г. чакырылды. Алар депутатлык эше белән таныштырдылар, укучыларны кызыксындырган сорауларына җаваплар бирделәр.
“Саба” ҖЧҖнең Мичән филиалында чәчкечләрне язгы сабанга әзерли башладылар. Бүгенге көндә слесарьлар Хадиев Ильфар, Галимуллин Айдар чәчкечләрне төзекләндерү эшләрен башкаралар.
14 февраль көнне Керәнне авыл клубында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 36 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу вакыйга уңаеннан Әфганстанда хезмәт итеп кайткан бертуган Галимуллиннар чакырылган иде.