"Саба" ҖЧҖнең Мичән бригадасында басуларга органик ашлама чыгарыла. Механизаторларыбыз бу эшләрне башкарып чыгу өчен көчләрен кызганмыйлар.
14 гыйнварда Килдебәк урта мәктәбе спортзалында 40+ авыл егетләре командалары арасында мини-футбол буенча турнирлар узды. Тимершык- Шыңар, Мичән-Симет командалары арасында ярышлар узды. Тимершык- Шыңар командасы җиңү яулады. Егетләргә алга таба да уңышлар телибез.
13 нче гыйнвар 2025 елда Иске Мичән мәдәният йортында “Яңа ел кичләре” дигән искечә Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмгә иң актив авылдашлар җыелды.
5 нче гыйнвар көнне Мичән авыл җирлегендә волейбол ярышлары булып узды. Ярышта барлыгы команда катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урын Иске Мичән студентлары, 2 урын Иске Мичән яшьләре, 3 урын Яңа Мичән яшьләре. Барлык командалар грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр.
3 гыйнвар 2025 елда Мичән авыл җирлегенә кергән Иске Мичән, Яңа Мичән мәдәният хезмәткәрләре “Исәнме Яңа ел” дигән балалар өчен бал-маскарад бәйрәмнәре үткәрделәр.
2025 нче елның 1 нче гыйнварында Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре Байназаровлар, Һадиевлар, Мөбарәкшиннар, шулай ук Низамиеевлар гаиләләрендә булдылар.
Мичән авыл җирлегенә кергән Иске Мичән, Яңа Мичән, Керәнне мәдәният хезмәткәрләре «Яңа ел чыршысында кунакта” дигән бал-маскарад бәйрәмнәре үткәрделәр. Бәйрәмне Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. ачып җибәрде. Авылдашларны, кайткан кунакларны Яңа ел белән котлады, музыкаль бүләк тә әзерләгән иде. Чара төрле персонажлар, алып баручылар катнашында музыкаль — театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте, алар барлык катнашучыларны мавыктыргыч конкурсларда катнашырга чакырды.
Яңа Мичән авылында шәхси эшмәкәр үзенең бригадасы белән Мәлик чишмәсен яңартып корырга алындылар. Эшне башлап йөрүче Галимуллин Рөстәм Газимуллович. Игелекле, изге эшләрендә уңышлар телибез. Бүгенге көндә чишмә корылып бетте, түбәсе калай белән ябылды. Калган матурлау эшләре җир кардан арынгач эшләргә планлаштырылды.
Иске Мичән авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга ПМК 159 төзүчеләре тарафыннан монумент төзелде. Бугенге көндә Мичән төп мәктәбе укучылары монумент каршына кар сыннары ясап, буяп куйдылар.
22 нче декабрь көнне Мичән мәктәбе ачылуның 50 еллыгы билгеләп үтелде. Ерак араларны якын итеп, мәктәбебездә эшләгән хөрмәтле укытучылар, хезмәткәрләр, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар, чакырылган кунаклар җыйналды.