22 нче декабрь көнне, Гаилә елын йомгаклау уңаеннан, ТНВ каналы үткәргән онлайн телемарафонда районыбыздан яшь пар катнашты. Алар – Мичән җирлегеннән Сабирҗанов Ильмир Ирек улы һәм Гатауллина Миләүшә Мөҗип кызы.
Иске Мичән авыл халкы махсус хәрби операциядәге егетләребез өчен маскировка челтәре үрүне дәвам итәләр. Монда авылның бар кешесе диярлек үзенең көчен, вакытын кызганмый һәркөн эштән соң авыл клубына җыела. Ирләр сетка үрү өчен чимал әзерләсә, ә хатын кызлар шул чималдан алдавыч сетка үрәләр.
Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан, арендалау өчен торак йорт төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә йортның стеналары, фронтоны кирпечтән өелеп бетте.
Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан,укытучы гаиләсенә арендалау өчен торак йорт төзелә башлады. Бүгенге көндә кирпеч салу эшләре башкарыла
«Саба»ҖЧҖнең Мичән бригадасында фермадагы тирес, ашлау өчен басуларга чыгарыла башланды. Механизаторларыбыз бу эшләрне башкарып чыгу өчен көчләрен кызганмыйлар.
1 декабрь көнне Керәнне авылы клубында Яңа Мичән авыл китапханәсе белән берлектә “Нәсел җебе шәҗәрә” дип исемләнгән шәҗәрә бәйрәме оештырылды. Керәнне авылында зур, күркәм, тату нәселләр шактый.Бүгенге бәйрәмгә Низаметдин бабай дәвамчылары җыелды. Низаметдинның 8 баласының оныклары, оныкларының балалары, оныкчыклары үз нәсел тамырларын барладылар, нәсел агачын төзеделәр, әби бабайларыннан калган истәлекләр, гаилә ядкәрләре белән уртаклаштылар.
Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы
Яңа Мичән авыл клубында, авыл китапханәсе белән берлектә, Әниләр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмне, котлау сүзләре белән, авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. ачып җибәрде. Бәйрәмгә Яңа Мичән авылында яшәп балалар үстерүче әниләр җыелды. Алар бала үстергәндәге авыр, күңелле вакыйгаларны искә төшерделәр, истәлекләр белән уртаклаштылар. Әниләр хөрмәтенә Шәмәрдән җирлегеннән килгән үзечәннәр чыгышы да уңышлы булды. Соңыннан чәй өстәле артында халык җырлары җырланды.
“Саба” ҖЧҖнең Мичән филиалында тырмаларны төзекләндерү эшенә керештеләр. Бүгенге көндә слесарьлар Хадиев Ильфар, Галимуллин Айдар, Исламов Фирзәрләр тимерчелектә тырма тешләрен утта кыздырып очлау эшләрен башкаралар.