Яңа Мичән авылы зиратында өмә үткәрелде. Территорияне агачлардан чистарту буенча эшләр башкарылды. Халык актив катнашты, авыл халкына рәхмәтебезне белдерәбез.
Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Бу әйбер тормышны саклап кала ала. Иске Мичән авылы мәдәният йортында хатын-кызлар һәм ир-атлар төркеме үз теләкләре белән хәрби хезмәткәрләр өчен маскировка челтәре әзерләү белән шөгыльләнәләр. Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез.
Яңа Мичән мәдәният йортында, Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында һәм Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1101 еллыгы уңаеннан, "Аллах биргән мөмкинлек"-дип аталган очрашу уздырылды. Керәнне авылында яшәүче Фәнүзә Гыймадиева, аның улы махсус хәрби операциядә катнаша, хаҗ сәфәре турында сөйләде. Илебездә тынычлык, хәрби операциядә катнашкан сугышчыларыбызның имин кайтуы өчен Коръән аятьләре укылды, дога яңгырады. Очрашу ахырында барлык кунаклар татар халкының милли ризыклары белән чәй эчтеләр.
Иске Мичән авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә гуманитар ярдәм итеп җибәрү өчен токмач кисүне оештырдылар.
Мичән авыл җирлеге торак пунктларында үзара салым мәсьәләсе буенча гражданнар җыеннары узды.
Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында " Милләт яме-йола бәйрәмнәрдә!" конкурс игълан итте.
7 октябрьдә Мичән авыл җирлегендә "Рәхмәт, Сезгә укытучылар" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә уздырылды. Бәйрәмгә авыл халкы, укытучылар, укучылар, ветеран - укытучылар һәм төрле еллардагы мәктәпләрне тәмамлаучылар чакырылган иде. Мәдәният йортында укытучылар һәм укучылар эшләре күргәзмәсе һәм фотозона оештырылды. Бәйрәм кичәсе төрле еллардагы мәктәпне тәмамлаучыларның җырлары, шигырьләре, котлаулары белән тулы иде. Өч сәгатьтән артык дәвам иткән кичәдән соң да тиз генә таралмадылар , яраткан укытучылары белән истәлеккә фотога төштеләр. Бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен район мәдәният йорты белгечләре Энҗе Илшат кызы Нурисламова, Айнур Газинур улы Габделхаков һәм Гыйльметдинов Хәмиткә рәхмәт белдерәбез. Барыбызга да эштә уңышлар, гаилә бәхете телибез.
5 октябрь көнне Керәнле авылында укытучылар hәм өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. "Көзләрнен дә бар бит үз яме" дип исемләнгән бәйрәм тантанысына килгән чал чәчле әби-бабайларга, абый-апаларга Саба ҖЧҖ нен Мичән бүлекчәсе җитәкчесе Рамиль Рафик улы үзенен изге теләкләрен җиткерде. Саба район мәдәният йорты каршында эшләп килүче, Газинур Габдулхаков җитәкчелегендәге "Нәүрүз" ансамбленын бай эчтәлекле концерт программалары ямь өстенә ямь булды. Өлкәннәребез үзләре хөрмәтенә багышланган hәр чыгышны яратып кабул иттеләр, алкышларга күмделәр. Кичәдә шулай ук мөхтәрәм укытучыларыбызны котлап та, махсус хәрби операцияда булган егетләребез хөрмәтенә дә җырлар,шигырьлэр янгырады. Бәйрәм кичәсенен икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм концертыннан алган җылы тәэсирләр белән бүлешеп, яшьлек хәтирәләрен янартып кунаклар вакытын узганын сизмәделәр дә. Урамда энгер- менгер төшкәч, оештыручыларга рәхмәтләр укып өлкәннәребез өйләренә таралыштылар. Оештыручылар: "Исән-сау гына булыгыз, Сез безгә бик кирәк әле" дигән изге теләкләр белән әби-бабайларны озатып калдылар.
Халыкара өлкәннәр көне-безнең яраткан эби-бабаларыбызга, күршеләребезгә, остазларыбызга һәм танышларыбызга бөтен игътибарны җәлеп итү өчен билгеләнгән вакыйга. Без аларның казанышлары, хезмәт батырлыклары һәм казанышлары турында рәхмәт һәм хөрмәт белән сөйлибез. 2023 елның 4 октябрендә Яңа Мичән авылында "Сез бит безнең тормыш маягы" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Саба РДКның "Гөлбакча" ансамбле кунакларны үзенең яраткан җырлары һәм шигырьләре белән сөендерде. Бәйрәмне бәйрәм өстәле артында дәвам иттеләр.Бер чынаяк чәй артында җылы дуслык шартлары аралашуга мөмкинлек бирде. Бәйрәмдә катнашучылар рәхмәт сүзләре һәм җылы теләкләр белән киттеләр.
2 октябрь көнне Мичән төп белем бирү мәктәбендә көзге ярминкә үтте.