ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2023 ел
җомга

Бүгенгесе көндә "Саба"җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Мичән” бүлечәсендә бәрәңге алу эшләре дәвам итә. Бүгенге көнгә 21 гектар җирдән 405 тонна бәрәңге уңышы алынды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре Аглиевлар гаиләсендә булдылар. Аларның уллары-махсус хәрби операциядә катнаша.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

9 сентябрьдә Яңа Мичән мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, "Бигрәк тәмле бәрәңге" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә конкурслар, викториналар, җырлар һәм Бәрәңге турында шигырьләр бар иде. Алдан ук бәрәңгедән ризыклар әзерләүгә конкурс игълан ителде. Ни генә юк иде өстәлдә: пироглар, өчпочмаклар, курниклар, мундирлы бәрәңге,  бәрәңге салатлары. Шулай ук төрле сортлардан һәм гадәти булмаган формадагы бәрәңгедән күргәзмә һәм "Эх, бигрәк тәмле бәрәңге" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. «Иң оригиналь ризык» конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм ахырында барлык килгән кунаклар чәй һәм бәрәңгедән ясалган ризыклар белән сыйландылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

12 нче сентябрь көнне Керәнле авылы клубы, Яңа Мичән мәдәният йорты, Мичән авыл китапханәсе  берлектә,  Укытучылар һәм остазлар елы  кысаларында, олы  хөрмәткә лаек ветеран укытучылар белән "Укытучы- нинди изге исем! -"Әни”  сүзе кебек кадерле!" дип исемләнгән музыкаль очрашу кичәсе уздырдылар. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 6 сентябрьдә Яңа Мичән  авыл китапханәсендә  мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе  белән берлектә "Күркәм кием - тән зиннәте" исеме астында тематик сәгать үткәрелде. Чара кунаклары - "Милли киемнар"конкурсында катнашучылар. Чара барышында  татар милли костюмының матурлыгы турында сөйләнде, күргәзмә белән таныштырылды, кием тарихлары турында сөйләнелде.Ахырда конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерелде, дипломнар бирелде.Катнашучылар үзләренең яраткан киемнәре турында да сөйләделәр. Чара чәй эчү белән тәмамланды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

5
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

1 нче сентябрьдә Мичән төп мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнашты. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Яңа Мичән  авыл мәдәният йорты “Наз” фольклор ансамбле әгъзалары белән халык гореф-гадәтләрен, йолаларны популярлаштыру, саклау һәм үстерү максатыннан “Урак уру, көлтә бәйләү” йоласын башкардылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Яңа Мичән авылы Кооперативная урамында гражданнарның үзара салым акчасына каты түшәлгән юл салу буенча эш башкарылды. Эшне "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге окс

18
август, 2023 ел
җомга

"Саба" ҖЧҖ Мичән бүлекчәсендә салам җыю эше бара. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Иске Мичән авылы Нагорная урамында гражданнарның үзара салым акчасына каты түшәлгән юл салу буенча эш алып барыла. Эшне "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International