ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан,укытучы гаиләсенә арендалау өчен торак йорт төзелә башлады. Бүгенге көндә кирпеч салу эшләре башкарыла

Тэги: Мичән авыл җирлеге

4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

«Саба»ҖЧҖнең Мичән бригадасында фермадагы тирес, ашлау өчен басуларга чыгарыла башланды. Механизаторларыбыз бу эшләрне башкарып чыгу өчен көчләрен кызганмыйлар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

1
декабрь, 2024 ел
якшәмбе

1 декабрь көнне Керәнне  авылы клубында Яңа Мичән авыл китапханәсе белән берлектә “Нәсел җебе шәҗәрә” дип исемләнгән  шәҗәрә бәйрәме оештырылды. Керәнне авылында зур, күркәм, тату нәселләр шактый.Бүгенге бәйрәмгә Низаметдин бабай дәвамчылары җыелды. Низаметдинның 8 баласының оныклары, оныкларының балалары, оныкчыклары үз нәсел тамырларын барладылар, нәсел агачын төзеделәр, әби бабайларыннан калган истәлекләр, гаилә ядкәрләре белән уртаклаштылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Яңа Мичән авылы зыяратында өмә.

 

 

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

29
ноябрь, 2024 ел
җомга

 

Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

26
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Яңа Мичән авыл клубында, авыл китапханәсе белән берлектә, Әниләр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмне, котлау сүзләре белән, авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. ачып җибәрде. Бәйрәмгә Яңа Мичән авылында яшәп балалар үстерүче әниләр җыелды. Алар бала үстергәндәге авыр, күңелле вакыйгаларны искә  төшерделәр, истәлекләр белән уртаклаштылар.  Әниләр хөрмәтенә Шәмәрдән җирлегеннән килгән үзечәннәр чыгышы да уңышлы булды. Соңыннан чәй өстәле артында халык җырлары җырланды.  

Тэги: Мичән авыл җирлеге

20
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

 “Саба” ҖЧҖнең Мичән филиалында тырмаларны төзекләндерү эшенә керештеләр. Бүгенге көндә слесарьлар Хадиев Ильфар, Галимуллин Айдар, Исламов Фирзәрләр тимерчелектә тырма тешләрен утта кыздырып очлау эшләрен башкаралар.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

19
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Яңа Мичән авылы мәчетен җылыту эшләре башкарыла. Бу эшне башкаручылар Салимов Рушан, Мухаметшин Азат. Алар эштән соң мәчеткә җылылык торбалары сузып, җылыту җайланмалары урнаштыралар. Авыл халкы исеменнән аларга рәхмәт җиткерәбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

14
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Яңа Мичән авылында шәхси эшмәкәр үзенең бригадасы белән Мәлик чишмәсен яңартып корырга алындылар. Эшне башлап йөрүче Галимуллин Рөстәм Газимуллович. Игелекле, изге эшләрендә уңышлар телибез.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Иске Мичән авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга ПМК 159 төзүчеләре тарафыннан монумент төзелә. Бугенге көндә монументның төп өлеше өелде, тирәсен чистарту эшләре башкарылды.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International