12 майда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре хәзерге заманның иң фаҗигале иҗтимагый-социаль проблемаларының берсе – терроризм, аның асылы, террор оешмасына ничек кермәскә һәм террорчыда тоткынлыкта булса, нинди гамәлләр башкарырга кирәклеге турында сөйләделәр.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы һәм Саба муниципаль районынын мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы Мичән авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын котладылар.
Җиңу көне уңаеннан Мичән авыл җирлеге территориясендәге учрежденияләрнең бизәлеше.
Саба муниципаль районы буенча уздырыла торган ир-атлар арасында волейбол ярышларында Мичән авыл җирлеге командасы актив катнашты һәм 3 урынны алды.
9 майда Мичән авыл җирлеге вәкилләре Бөек Җиңүнең 78 еллыгы хөрмәтенә уздырылган тантаналы митингта катнаштылар.
8 нче май көнне Мичән төп мәктәбе һәм Яңа Мичән мәдәният йорты каршында батырлар истәлегенә куелган һәйкәлләр янында “Җиңү көне”, дип исемләнгән митинг үтте. Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә., район вәкиле Загидуллин Р.Ф., мәктәп директоры Закиров Д.Р. сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары, барлык тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Сугыш елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыштан соң үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар.
8 май көнне Керәнне авылында Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башын салган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелискны ачу тантанасы булып узды. Сагышлы да, куанычлы да әлеге тантананы Саба муниципаль районынын мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы ачып җибәрде. Рөстәм Фидәил улынын тирән эчтәлекле чыгышыннан сон, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы, "Мичән" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Шәймарданов Рамил Рафик улы үзләренен изге теләкләрен җиткереп бәйрәм белән котладылар. Авылыбызнын хәзрәте коръән аятләре укып яу кырында башын салган hәм сугыштан соң авыл зиратында җирләнгән бабайларыбыз рухына дога кылды. Авылдашыбыз Фәйзрахманов Инсаф Хисаметдин улы җитәкчелеккә авылдашларыбыз исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерде. Бәйрәм тантанасы укучы балаларның hәм авылыбыз үзэшчәннәренен патриотик җырлары белән үрелеп барды. Яу кырында ятып калган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алып, обелиск алдына чәчәкләр салынды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә «Георгий тасмасы» акциясе кысаларында Мичән авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннары каберләренең коймалары Георгий тасмалары белән бизәлде. Без ветераннарыбызга зур хөрмәт белдерәбез, аларның батырлыгы бу коточкыч вакыйгалардан ничә еллар узса да, барлык буыннарның йөрәкләрендә мәңгегә калачак.
4 майда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Георгий тасмасыннан брошка ясау буенча мастер - класс үткәрделәр.
Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы кысаларында, татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, 25 апрельдә Креннин авыл клубында, күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты буенча «Тукай безнең йөрәкләрдә»- дип аталган «Башваткыч» интеллектуаль уены үткәрелде. Уенчылар хөрмәтле педагоглар, алар инде лаеклы ялда, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сорауларга җавап эзләделәр. Мичән авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган чара Г.Тукай сүзләренә язылган «Бәйрәм бүген»җырыннан башланды. Тамашачылар арасында «Шигырь уйлап кара», «Мәкальне дәвам ит»конкурслары уздырылды. Конкурслар арасында катнашучылар һәм җанатарлар шагыйрьнең шигырьләрен аңлаешлы итеп укыдылар, Тукай сүзләренә җырлар яңгырады. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырыды: «Тукай безнең йөрәкләрдә» (Тукай безнең йөрәкләрдә), анда шагыйрьнең иң танылган әсәрләре куелды. Китапханәче Фирдәүс Ясави кызы Тукай китапларына күзәтү ясады. Ә ахырда барлык катнашучылар татар халкының гимны булган «Туган тел»җырын баянга рәхәтләнеп җырладылар.