ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Яңа Мичән авылында Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә  һәйкәл төзү эшләре башланды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

13
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Мичән авыл җирлегенә кергән Саба ҖЧҖ оешмасының Мичән бүлекчәсендә урнашкан ремонт мастерскойларында киләсе сезонга язгы кыр эшләренә әзерлек зур оешканлык белән бара. Машина, трактор ремонтыннан тыш, тырма җыю эшләре дә башкарыла. Үз эшләрен яратып башкаручы Галимуллин Айдар һәм Хадиев Ильфар - "Без уз эшебезне намус белән башкарабыз, киләсе елларда да  игеннәр мулдан булсын!" -  диләр.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

11 ноябрь көнне Керәнне авыл клубында  " 2023 ел-укытучы һәм остаз елы" уңаеннан - "Кыңгыраулы мәктәп еллары" дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырылды. Мичән авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган әлеге чарага төрле елларда Керәнне мәктәбен тәмамлаган укучылар hәм аларга  белем -тәрбия биргән укытучылар чакырылды. Мәктәпнең 100 еллык тарихын барлау матур җырлар, биюләр, укытучыларның хәтирәләре, укучыларнын истәлекләре белән үрелеп барды. 1978 елдан бирле күрешмәгән хезмәттәшләр  сөйләшеп туя алмадылар. Клубнын фойесында укытучылар тормышына багышланган китаплардан хәм Керәнне мәктәбенә кагылышлы тарихи материаллардан күргәзмә куелды, тамашачыларга тәкъдим ителде. Иҗади якын килеп, тиешле югарылыкта оештырылган очрашудан барлык катнашучылар да бик кәнәгать калдылар.  Оештыручыларга бик күп рәхмәт сүзләре янгырады.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Яңа Мичән авылы зиратында өмә үткәрелде. Территорияне агачлардан чистарту буенча эшләр башкарылды. Халык актив катнашты, авыл халкына рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Бу әйбер тормышны саклап кала ала. Иске Мичән авылы мәдәният йортында хатын-кызлар һәм ир-атлар төркеме үз теләкләре белән хәрби хезмәткәрләр өчен маскировка челтәре әзерләү белән шөгыльләнәләр. Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Яңа Мичән мәдәният йортында, Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында һәм Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1101 еллыгы уңаеннан, "Аллах биргән мөмкинлек"-дип аталган очрашу уздырылды. Керәнне авылында яшәүче Фәнүзә Гыймадиева, аның улы махсус хәрби операциядә катнаша, хаҗ сәфәре турында сөйләде. Илебездә тынычлык, хәрби операциядә катнашкан сугышчыларыбызның имин кайтуы өчен Коръән аятьләре укылды, дога яңгырады. Очрашу ахырында барлык кунаклар татар халкының милли ризыклары белән чәй эчтеләр.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Иске Мичән авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә гуманитар ярдәм итеп җибәрү өчен токмач  кисүне оештырдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Мичән авыл җирлеге торак пунктларында үзара салым мәсьәләсе буенча гражданнар җыеннары узды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

16
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында " Милләт яме-йола бәйрәмнәрдә!" конкурс игълан итте.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

9
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

7 октябрьдә Мичән авыл җирлегендә "Рәхмәт, Сезгә укытучылар" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә уздырылды. Бәйрәмгә авыл халкы, укытучылар, укучылар, ветеран - укытучылар һәм төрле еллардагы мәктәпләрне тәмамлаучылар чакырылган иде. Мәдәният йортында укытучылар һәм укучылар эшләре күргәзмәсе һәм фотозона оештырылды. Бәйрәм кичәсе төрле еллардагы мәктәпне тәмамлаучыларның җырлары, шигырьләре, котлаулары белән тулы иде. Өч сәгатьтән артык дәвам иткән кичәдән соң да тиз генә таралмадылар , яраткан укытучылары белән истәлеккә фотога төштеләр. Бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен район мәдәният йорты белгечләре Энҗе Илшат кызы Нурисламова, Айнур Газинур улы Габделхаков һәм Гыйльметдинов Хәмиткә рәхмәт белдерәбез. Барыбызга да эштә уңышлар, гаилә бәхете телибез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International