Быел Мичән төп белем бирү мәктәбенә беренче сыйныфка 6 бала укырга керә. 19 август көнне Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә. һәм Мичән төп белем бирү мәктәбе директоры Закиров Д.Р. беренче сыйныфка укырга керүчеләргә мәктәп кирәк-яраклары һәм сумкалар тапшырдылар. Бүләкләрнең спонсорлары Район башлыгы Минниханов Р.Н. һәм Республикадагы “Нәфис косметикс” оешмасы.
Яңа Мичән авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше һәм аның территориясен төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара.
Гражданнарның үзара салым акчасына Мичән авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше башкарылды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.
Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбендә "ПМК №159" ҖМҖ тарафыннан ремонт эшләре алып барыла. Бүгенге көндә түбәндәге эшләр башкарылды:
1. Коридорларның һәм кабинетларның диварларын буяу
2.Кабинетларның ишекләрен алыштыру;
3. Тәрәзәләрне алыштыру
3.Бәдрәф бинасын эшләү;
4.Бәдрәфне тышлау
5. Бәдрәфнең түбәсен ябу;
4 август көнне Керәнне авыл клубы, Кызыл Мишә һәм Иске Мичән мәдәният йортлары Керәнне авылында "Авылымның ямьле кичләре" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Иҗат коллективының концерт программасы төрле иде. Алып баручының һәм артистларның осталыгы белән концерт чын бәйрәмгә әверелде. Тамашачы белән җылы, дустанә атмосфера очрашуның беренче минутларыннан ук урнашты. Бәйрәмдә катнашучылар яраткан җырлары, дәртле биюләре һәм күңелле уеннары белән тамашачыларның кәефен күтәрде. Һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар.
Очрашу вакыты сизелмичә дә үтеп китте. Канәгать тамашачылар яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерделәр һәм иҗади уңышлар теләделәр. Йолдызлы күк астында очрашу дискотека белән тәмамланды.
Багавиев Ранур Хашим улын ГТО ВФСК ның алтын билгесе белән бүләкләү.
Мичән авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үлән чабу буенча эш алып барыла.
27 июль көнне Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре "Балачак һәм шатлык бәйрәме"дигән балалар өчен Сабантуй үткәрделәр.
Барлык балалар да бу бәйрәмгә күңел ачырга һәм уйнарга килделәр. Гадәти булмаган табышмаклар, җәй һәм каникуллар турында җырлар балаларның кәефен күтәрделәр. Балалар бик теләп уйнадылар, барлык эстафеталарда катнаштылар. Алар барлык биремнәрне дә яхшы итеп үтәделәр, үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Барлык балалар да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Яңа Мичән авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тулы куәтенә бара.
Иске Мичән авылында гражданнарның үзара салым акчасы хисабына, җирле әһәмияттәге автомобиль юллары төзекләндерү эшләре бара. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.