Яңа Мичән мәдәният йортында балалар белән “Уңыш бәйрәме-2025” бәйрәме үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре көзге нигъмәтләрдән күргәзмә өстәл әзерләгәннәр. Һәр төр яшелчәнең файдалы якларын сөйләп, табышмаклар белән аралаштырдылар. Балалар өчен уеннар да уйнатылды. Төрле фигуралы яшелчәләргә исемнәр таптылар. Уңыш бәйрәме уңышлы үтте.
Һәр ел саен Мичән төп мәктәбендә укучылар һәм сыйныф җитәкчеләре көче белән көзге бал үткәрелә. Залга кергәндә ук бәйрәм үзенә дәшеп тора иде.
16 октябрь көнне Түбән Кама муниципаль районының мәдәният хезмәткәрләре делегациясе Яңа Мичән мәдәният йортында булды.
Яңа Мичән авылы мәчете авыл халкы көче белән төзекләндерү эшләре эшләнде. Аны башлап йөрүчеләр Мухаметшин Азат, Салимов Рушан. Аларга булышырга теләге, вакыты булган авылдашлар да кушылды. Егетләребез иске коймаларны сүтеп тимер торбалар утырттылар, тимер штакетник койма тоттылар. Мәчеткә керү юлына плиткалар түшәлде, бакча өлешенә кара туфрак кайтартып җәелде. Аларның бу изге эшләренә авыл халкы исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез.
5 октябрь көнне Керәнне авыл клубында Мичән авыл китапханәсе белән берлектә, традиция буенча, җылы рухи атмосферада Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә зирәк һәм хөрмәтле буын чакырылган иде. Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Ә. кунакларны җылы котлады һәм җыр бүләк итте. Бәйрәмнең дәвамы үзешчән артистлар катнашында концерт булды.
1 октябрьдә халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Һәр кеше өчен тормышта бик мөһим кешеләрне – әби һәм бабайларны искә алу өчен менә дигән форсат бу. Һәр гаилә олы буынның мәхәббәте, хәер-догасы белән яши. Өлкән кешеләребез оныкларына үзләренең күп еллар буе туплаган тәҗрибәләрен тапшыралар, тарихны өзлексез чылбырга берләштерәләр.
2 нче октябрь көнне Иске Мичән мәдәният йортында өлкән буын кешеләре чакырылды. Бәйрәмдә катнашучы өлкәннәрне иң элек авыл җирлеге башлыгы Гараев Айзат Әхмәтгали улы тәбрикләде. Ул өлкәннәребезгә нык сәламәтлек, балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп, сөенеп яшәүлерен теләде.
«Саба»ҖЧҖнең Мичән бригадасында силоска кукуруз хәзерләү бара. Хуҗалыкта бу сусыл азык терлекләр рационында иң зур өлеш алып тора. Кукурузны кырлардан механизаторларыбыз югалтуларсыз алу өчен көчләрен кызганмыйлар.
Татавтодор бүлекчәсе Тимершык - Мичән арасындагы юлны төзекләндерү эшләрен дәвам итә. Бүгенге көндә беренче кат асфальт юл түшәлә.Татавтодор бүлекчәсе хезмәткәрләренә сыйфатлы хезмәтләре һәм армый- талмый эшләүләре өчен рәхмәт белдерәбез.
«Саба»ҖЧҖнең Мичән бригадасында печән орлыгы хәзерләү бара. Көннәр коры, җылы булгач, хуҗалыкта көзге эшләр ахырына якынлаша. Печән орлыгын, механизаторларыбыз югалтуларсыз алу өчен көчләрен кызганмыйлар.