Бу көннәрдә "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Мичән бүлекчәсендә бөртекле культураларны урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара.
ООО " Саба" " Мичән" бүлекчәсендә сенаж салу буенча эш бара . Бүгенгесе көндә 2114 тонна сенаж салынган.
Керәнне авыл клубын төзү эшләре дәвам итә.
13 июнь көнне Мичән авыл җирлегендә традицион Сабантуй - 2021 булып узды. Бәйрәм балаларның туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көн буе сәүдә ярминкәсе эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Мөбарәков Айнур калды. Абсолют батырга традиция буенча тәкә бүләк ителде. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
23 июнь көнне иртәнге 4.00 сәгатьтә Хәтер митингы булып узды, анда Мичән авыл җирлегедәге бюджет учреждениеләре эшчелэре һәм Мичән төп мәктәбе укучылары катнашты.
Мичән авыл җирлегендә "Хәтер бакчасы" акциясе булды.
Керәнне авыл клубын төзү эшләре дәвам итә.
Май бәйрәмнәре вакытында Мичән авыл җирлеге биләмәсендәге зиратларда өмәләр үткәрелде. Авылларда яшәүчеләр дә, авылларга кайткан кунаклар да актив катнашты.
1 май көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән электән килгән традицияләрне яңарту максатыннан "Йомырка жыю" бәйрәмен оештырдылар.
Керәнне авыл клубында төзү эшләре дәвам итә.