ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

11 ноябрь көнне Шыңар мәдәният йортында Мичән төп белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары һәм әти-әниләре Республикакүләм үтә торган “ Тату сыйныф серләре” дип исемләнгән конкурста катнаштылар. “ Милли традицияләрне саклаучы” дигән номинациядә җиңү яулаган әти-әниләр комитеты грамота белән бүләкләнде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

11
ноябрь, 2022 ел
җомга

Гражданнар оборонасы буенча  Мичән авыл  җирлеге башлыгы учреждения җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Барлык учрежденияләрнең үзләрендә дә аңлату эшләре алып барылды һәм дәвам итә.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Гражданнар оборонасы буенча  Мичән авыл  җирлеге башлыгы учреждения җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Барлык учрежденияләрнең үзләрендә дә аңлату эшләре алып барылды һәм дәвам итә.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Керәнне авылында Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә  монумент төзү эшләре башланды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

 

09 ноябрь көнне “Мичән” командасы 2022/2023 еллар сезоны хезмәт коллективлары һәм җирлекләрнең ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында катнашты.

“Явлаштау” командасы белән уйнады.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

9
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Яңа Мичән авылына кергәндәге Мишә елгасы аша салынган күпердә капиталь ремонт эшләре башкарыла.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбенә яңа капка куелды. Капка урнаштыру эшләрен ПМК-159 оешмасы башкарды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбенең спортзалында ремонт эшләре бара. Ремонт эшләрен ПМК-159 оешмасы башкара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Бүгенгесе көндә "Саба"җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Мичән” бүлечәсендә бәрәңге алу эшләре дәвам итә.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

3
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районы Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән җирле үзидарә башлыгы, депутат А. Ә. Гәрәев белән очрашу үткәрде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International