22 июнь көнне иртәнге сәгать 4.00 тә Мичән авыл җирлегендә барлык бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр һәм мәктәп укучылары катнашынды "Хәтер шәме" бөтенхалык акциясе үткәрелде.Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.Чарада Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә., Мичән топ белем бирү мәктәбе директоры Закиров Д.Р.һәм Яңа Мичән авылында яшәүче Сафиуллин Р.И. чыгыш ясадылар. Аннан соң, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак, шәмнәр кабынды. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез.
Яңа Мичән авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тулы куәтенә бара.
12 июнь көнне Мичән авыл җирлегенең иң матур җирендә – су буенда, халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй үткәрелде.
Мичән авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре, Сабаның Үзэк мәйданында узган " Гармун сере" куңел ачу чарасында катнаштылар.
Мичән авыл җирлеге делегациясе УАЗ машинасы белән Байлар Сабасында узган Җиңү Парадында катнашты.
8 нче май көнне Мичән төп мәктәбе каршында батырлар истәлегенә куелган һәйкәл янында “Җиңү көне”, дип исемләнгән митинг үтте. Катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә марш белән уздылар, кулларына бабаларының һәм бабаларының портретларын тотып, "Үлемсез полк"акциясендә катнаштылар. Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә., район вәкиле Рамазанов Э.Д., мәктәп директоры Закиров Д.Р., " "Саба" ҖЧҖ "Мичән"бүлекчәсе җитәкчесе Шайхуллин А.Н., сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары, барлык тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Сугыш елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыштан соң үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар һәм җитәкчеләр, «Хәйрия бакчасы»нда агач утырттылар.
Мичән авыл җирлеге бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм Мичән мәктәбе укучылары "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылдылар һәм агачлар утырттылар .
Мичән авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котлап Республика Президенты һәм район Башлыгы исеменнән бүләкләр бирелде.
23 апрель көнне Мичән авыл җирлегендә беренче язгы өмә булып узды. Өмәдә җирлек территориясендә урнашкан оешма хезмәткәрләре, Мичән төп мәктәбе укучылары катнашты.
2022 елның 10 март көнендә Яңа Мичән авылында яшәүче Миннебаева Мөсәвәрә Төхвәтулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны РФ Президенты Путин В.В. һәм Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Р.Н. исеменнән Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә., Мичән авыл җирлеге сәркатибе Мөбарәкова И.А., «Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Мичән» бүлекчәсенең баш хисапчысы Хәйруллина Р.Н. котладылар.