2 февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ "Мичән" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Директор Шайхуллин Айзат Наиль улы һәм баш белгечләр 2021 елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2022 елга планнар билгеләделәр. ҖыелыштаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин катнашты.
2 февраль көнне Мичән авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. :
Мичән авыл җирлегендәге һәрбер оешма үз биләмәсендә Яңа елга бәйрәмчә бизәлеш ясый
Мичән авыл җирлегендәге һәрбер оешма үз биләмәсендә Яңа елга бәйрәмчә бизәлеш ясый
25 һәм 26 декабрь көннәрендә Мичән авыл җирлегендә урнашкан Мичән топ белем бирү мәктәбендә балаларның күптән көтеп алган “ Яна ел” бәйрәмнәре шаулап-гөрләп узды. Бәйрәм чарасын мәктәп директоры Закиров Делюс Ридәил улы котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Иң беренчеләрдән алдынгы укучыларны һәм мәктәп яны участогын Яна ел бәйрәменә бизэргэ булышкан әти-әниләрне грамота белән бүләкләделәр. Фән олимпиадаларында катнашып урын алган укучыларны грамота һәм үзләренең исемнәре белән язылган торт белән бүләкләделәр. Авылыбыз эшмэкэре Максудов Раил Роберт улы балаларга кәгазьдән пакет тектереп, шул пакетларга рәсем ясау буенча конкурс оештырган иде. Бәйрәм барышында ул конкурста җиңучеләрне һәм анда катнашкан һәрбер укучыны бүләкләп үтте. Бәйрәм бик куңелле барды.
Бәйрәмгә балалар зур тырышлык белән әзерләнгәннәр, аларның һәр чыгышы матур һәм үзенчәлекле иде. Бәйрәмгә кунакка Кыш Бабай һәм Кар кызыда килде, балаларга бүләкләр өләште.
25 декабрь көнне Яңа Мичән авыл мәдәният йорты Яңа Мичән "Каенкай" балалар бакчасы белән берлектә, “Хуш киләсен, Яңа ел!” дип исемләнгән Чыршы бәйрәме үткәрделәр. Балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән оештырдылар. Бәйрәм ахырында Кыш Бабай балаларга бүләкләр өләште.
25 декабрь көнне Яңа Мичән авыл мәдәният йорты Яңа Мичән "Каенкай" балалар бакчасы белән берлектә Чыршы бәйрәме үткәрделәр. Балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән оештырдылар. Бәйрәм ахырында Кыш Бабай балаларга бүләкләр өләште.
"Мичән" мини-футбол командасы район чемпионатында актив катнаша. Командага уңышлар телибез!
30 ноябрь көнне Яңа Мичән мәдәният йортында китапханәче белән берлектә Аналар көненә багышланган "Әниемнең җылы кочагы" дигән бәйрәм концерты булып үтте. Кичә авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. А. котлавыннан башланды. Тамашачылар концерт башында ук күңелле бәйрәм кәефе алдылар. Озын гомер, гаилә иминлеге, сәламәтлек һәм ана бәхете теләп, барлык әниләрне бәйрәм белән китапханәче һәм мәдәният йорты мөдире котлады . Бер-берсен алыштырып, сәхнәгә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыкты. Сәхнәдәге иң дулкынландыргыч артистлар, әлбәттә, балалар булды. Залда утыручы барлык әниләр өчен күңелле җырлар, шаян биюләр һәм шигъри юллар яңгырады. Бәйрәм дәвамында залда җылылык һәм уңайлылык атмосферасы хөкем сөрде. Концерт программасы күңелле, мавыктыргыч һәм истә калырлык булды.
26 ноябрь көнне Керәнне авыл клубында "Театр- яктылыкка, нурга илтә" исемле район конкурсы кысаларында спектакль куелды. Тамашачылар игътибарына Мәҗит Шамхаловның «Кайнана » комедиясе
тәкъдим ителде. Рольләрне мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкарды. Тамашачылар күмәк торып, сәхнәгә чыккан актерларга башкарган эшләре өчен рәхмәтләрен белдереп, бик озак алкышладылар.