Җаваплылыгы чикләнгән “Мичән” җәмгыятендә кыр эшләре дәвам итә. Комбайннар ашлыкны җыеп китүгә артларыннан җир эшләрен бетереп барырга тырышалар. Хәзерге вакытта көзге чәчүгә җир эшеәртү эшләре башкарыла
Мичән авыл җирлеге Яңа Мичән авылында, Кооператив урамында ЙХК программасын тормышка ашыру нигезендә юл түшәмәсе: хәзерге заманчыл цемент-бетон, җәяүлегә юл салу эшләре башланып китте.
Мичән авыл җирлегендә 2025 елда гражданнарның үзара салымы хисабына эшләр дәвам итә. Яңа Мичән авылында Нагорная урамында гражданнарга үзара салым буенча республика программасы хисабына каты өслекле юл салына башланды. "Рамазан" ҖЧҖ үз эшен сыйфатлы башкарды.
Мичән авыл җирлегендә 2025 елда гражданнарның үзара салымы хисабына эшләр дәвам итә. Керәнне авылында Залесная урамында гражданнарга үзара салым буенча республика программасы хисабына каты өслекле юл салынды. "Рамазан" ҖЧҖ үз эшен сыйфатлы башкарды.
Мичән авыл җирлегендә 2025 елда гражданнарның үзара салымы хисабына эшләр дәвам итә. Иске Мичән авылында Нагорная урамында гражданнарга үзара салым буенча республика программасы хисабына каты өслекле юл салына башланды. "Рамазан" ҖЧҖ үз эшен сыйфатлы башкарыр дип өметләнеп калабыз.
3 августта Иске Мичән мәдәният йорты каршында "Татарстанда җәй" проекты кысаларында «Яхшы кәеф дулкынында " исемле чираттагы ачык һавада урам концерты булды. Концертта Кызыл Мишә, Тимершык, Иске Мичән, Эзмә, Югары Симет авыл мәдәният йортлары һәм Түбән Симет, Пүкәл, Өтернәс, Кибәче авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнашты. Алар тамашачыларга күңел җырлары һәм матур кәеф бүләк иттеләр! Ә тамашачылар аларны көчле алкышлар белән алкышладылар, артистларга рәхмәт белдерделәр. Концерт бер сулышта узды һәм барлык катнашучыларга җәйге якты хисләр бүләк итте!
Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортының алгы ягына КУИ бинасы эшләнде. Каршы ягына зур тәрәзә куелды, ял итү өчен өстәл, урындыклар урнаштырылды.
«Саба» ҖЧҖенең «Мичан» филиалы хезмәткәрләре, 2025 нче елның бөртекле культураларын җыюга керештеләр. Ындыр табагына арыш уңышы кайта, ә саламы кышка терлекләргә ашату өчен түкләнә. Коры вакытта урнаштырып барыла. Хезмәте кергән барлык эшчеләргә булган уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын теләп калабыз.
«Саба» ҖЧҖенең «Мичан» филиалы хезмәткәрләре, ныклап әзерләнеп, 2025 нче елның бөртекле культураларын җыюга керештеләр. Ындыр табагына арыш уңышы кайта башлады. Бөртеклеләрне күпләп җыю алар өлгергән саен башланачак.
Мичән авыл жирлеге, ООО Сабанын "Мичән" булекчэсендэ яңа уңыш урып-җыю өчен комбайннарны карау, ремонтлау, көйләү эшләре тәмамланып килә. Кобайнерлар уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен