Коррупция – җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла. Мәктәптә укучыларны әлеге проблемалардан саклау өчен профилактика чаралары ел дәвамында алып барыла.
Декабрь аенда, коррупциягә каршы көрәш атналыгы кысаларында, планда каралган чаралар үткәрелде. Ибрагимова М.Г. 8 нче класста “Коррупцияне китереп чыгаручы сәбәпләр һәм шартлар” темасына ачык дәрес үткәрде. “STOP -Коррупция!” темасына флэш – моб үткәрелде. Анда шул темага карата ясалган рәсемнәр күргәзмәсе куелды. Китапханәдә коррупциягә каршы көрәш темасына багышланган күргәзмә оештырылды.
1-4 класста “Коррупция сүзен ничек аңлыйсыз?”, 5-7 класста “Коррупциянең таралуы һәм аның сәбәпләре”, 8-9 класста “ТР һәм РФ дә коррупциянең таралу масштабы” темаларына тәрбия дәресләре үткәрелде. Класс җитәкчеләренә К.Ф. Әмиров, Д.К. Әмированың “Коррупциягә каршы һәм хокукый тәрбия”, Л.Е. Кириллова, А.Е. Кирилловның “Мәгариф өлкәсендә коррупциягә бәйле хокук бозуларны кисәтү”, Р.Р. Җамалетдинов һ.б ның “Укучыларда коррупциягә каршы культура тәрбияләү” дигән методик кулланмалары ярдәмгә килә. Шулай ук “Уңыш” интерактив дәресләре тәрбия сәгатьләрендә актив кулланылды.
Саба районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлегенең өлкән инспекторы Габдрахманов Р.В. һәм УУП Садриев Р. А. укучылар белән “Коррупция, экстремизм һәм терроризм, 2010 нчы елның 71 нче номерлы Законын үтәү»темасына әңгәмә үткәрделәр.
26 нчы ноябрь көнне, Керәнне авыл клубында, Әниләр көненә багышланган, “ Рәхмәт Сезгә, газиз Әнкәйләр!” дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.
Иске Мичән авылында мастерской бинасын төзү эшләре дәвам итә.
28 ноябрь көнне Яңа Мичән мәдәният йортында , китапханә белән берлектә, Әниләр көненә багышланган "Сез - әниләр , тормыш тоткасы"дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырылды.
23 нче ноябрь көнне Иске Мичән мәдәният йортында «Әниләр көненә» багышланган бәйрәм концерты булып узды. Авыл үзешчәннәренең һәр чыгышы тамашачы алкышларына күмелде.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Мичән авыл җирлеге Казан шәһәрендә узган чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.
Яңа Мичән авылының Строительная урамында юлны ремонтлау эшләре башкарылды. Эшне "Рамазан"ҖЧҖ башкарды.
Яңа Мичән авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре, авылдашлары өчен, Казан шәхәренә экскурсия оештырдылар. "Пирамида"кунел ачу узэгенэ "Болгар" радиосы оештырган "Уткэннэр сагындыра"дигэн концерт карадылар. Апаларыбыз булган һәр җирдән бик кәнагать калдылар, яшьлек елларын искә алып, күңелләрендәге хәтирәләрен яңарттылар. Алар бу экскурсияне уйлап табучыларга, оештыручыларга үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Яңа Мичән авылында Кооперативная урамы буенча юллардагы чокырларны ямау буенча эш башкарылды. Эшне "Рамазан"ҖЧҖ башкарды.
"2019 елда ТР муниципаль берәмлекләренең авыл торак пунктларында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең блок-модуль пунктларын төзү һәм аларны җиһазлар белән тәэмин итү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында "СТРОЙТРАНСИНВЕСТ" ҖЧҖ Керәнне авылында кибет төзү эшләрен дәвам итә.