Татавтодор бүлекчәсе Тимершык - Мичән арасындагы юлны төзекләндерү эшләрен дәвам итә. Бүгенге көндә юлга ком түшәү эшләре башкарыла.
Мичән авыл жирлегенә кергән, ООО Сабанын "Мичән" булекчэсендә мөгезле эре терлекләргә кышка азык әзерләү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә сенаж салу эшләре башкарыла. Һәркем үз вазыйфасында намус белән эшли.
Иске Мичән авылы зыяратын авыл халкы көче белән җыештыру, төзекләндерү эшләре башланып китте. Аны башлап йөрүчеләр Хайруллин С., Хадиевлар, Байназаров Т. Таҗетдиновлар. Аларга булышырга теләге, вакыты булган авылдашлар да кушыла.
Яңа Мичән авылы мәчетен авыл халкы көче белән төзекләндерү эшләре башланып китте. Аны башлап йөрүчеләр Мухаметшин Азат, Салимов Рушан. Аларга булышырга теләге, вакыты булган авылдашлар да кушыла. Егетләребез иске коймаларны сүтеп тимнр торбалар утырттылар, тимер штакетник койма тота башладылар. Аларга бу изге эшләрендә уңышлар телибез, авыл халкы исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез.
Мичән авылы җирлегендә үзләренең туган якларына тугры калып, ныклы матур гаилә корып яшәүче үрнәк гаиләләребез бик куп. Буген район башлыгы Минниханов Рәис Нургалиевич Иске Мичән авылы Низамеевлар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале, олы бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Бүләктән балалар да читтә калмады.
Туган җиребезнең тылсымлы табигате генә түгел, кешеләре дә матур, сөйкемле. Авылыбызда эшчән, тырыш, уңган-булган, талантлы гаиләләр яши.
Мэдэният хезмэткэрлэре көче белән Иске Мичән авылының 9 май урамында " Күршеләр- иң якын кешеләр" исемле бик матур урам бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә авылдашлар, урамдашлар, туганнар, күршеләр җыелды.
Җыр-моңга бай авыл халкы очрашуда бер-берләре белән очрашып, күрешеп, хәлләр белештеләр.Бәйрәмдә татар халкының милли уеннары да уйналды , күршеләр турында мәкальләр дә әйтелде.Барлык борчу-мәшәкатьләрне онытып, бергә күңел ачып, яңа җырлар белән танышып, шулай ук элеккеләрен дә искә төшереп, рухи ял алдылар.
Әлеге күркәм бәйрәм туган җиргә, туган җирдән китүчеләргә, кире әйләнеп кайтучыларга, туган туфракта бөреләнгән изге хисләргә, якты теләкләргә багышланды. Һәрбер йорт музыкаль сәлам белән чыгыш ясады.
Быел республика программасы кысаларында Саба муниципаль районының Яңа Мичән авылында мәдәният йорты ремонтланды.
Мәдәният йорты бинасы бер катлы, гомуми мәйданы 444 квадрат метр.
Объектта комплекслы капиталь ремонт ясалган: инженерлык челтәрләре ремонтланган, электромонтаж эшләре, бизәү эшләре башкарылган, бинаның фасады, керү урыны ремонтланган, төзекләндерү эшләре башкарылган.
Авыл мәдәният йортында яңа җиһазлар һәм технологик җайланмалар бар.
Мичән авыл жирлегенә кергән, ООО Сабанын "Мичән" булекчэсендә мөгезле эре терлекләргә кышка азык әзерләү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә сенаж салу эшләре башкарыла. Һәркем үз вазыйфасында намус белән эшли.
Татавтодор бүлекчәсе Тимершык - Мичән арасындагы юлны төзекләндерү эшләрен башлап җибәрде. Ремонт эшләре башлану сәбәпле төп юл кырыеннан иенче юл салынды.
Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортына керү өлешендә КУИ бүлмәсе эшләнелде. Мәдәният йорты бик нык үзгәрде, матурланды, барлык уңайлыклары белән үзенең тамашачыларын көтә. Аны ремонтлауда өлешләре кергән һәр эшчегә, җитәкчеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез һәм тантаналы ачылуын көтеп калабыз.