Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм хәрби хезмәткәрләребезгә ярдәм итәргә тиешбез. Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Шәмәрдән авылы халкы хәрбиләр өчен маскировка челтәре әзерләү белән шөгыльләнә. Теләге булганнар Шәмәрдән мәдәният йортында 17:30 сәгатьтән актив катнаша ала.
Шәмәрдән авыл җирлегендә ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы чемпионаты узды. Нык көрәштә Шәмәрдән авыл җирлеге командасы Шикше җирлеге командасын 1:0 исәбе белән җиңде. Егетләребезгә алга таба да җиңүләр телибез.
10 февраль көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә «Россия чаңгы юлы - 2024», «Татарстан чаңгы юлы - 2024» узды. Ярышларда 150ләп кеше катнаша. Җиңүчеләр һәм призерлар тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
Шәмәрдән авыл җирлегендә җыен узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов, район Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Ишниязов М.Р., хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
3 февраль конне Шәмәрдәндэ яшәүче Закиров Расих Газиҗан улы олы бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
4 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган, «Шәмәрдән – уртак йортыбыз» театральләштерелгән концерт программасын оештыралар.
Шәмәрдән авыл җирлегендә чистарту корылмасы төзелеше дәвам итә. Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Миннеханов катнашында чираттагы күчмә киңәшмә узды.
Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кави улы 2023 ел йомгаклары буенча җыенга әзерлек мәсьәләсе белән оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Саба муниципаль районында мини-футбол буенча оешма, учреждение, предприятие, авыл җирлекләренең район чемпионаты тәмамланды. Шәмәрдәннең ШЛПУМГ командасы беренче урынны яулады. Егетләребезне җиңүләре белән котлыйбыз.
Шәмәрдән авыл җирлегендә урамнардан кар чыгару эшләре бара. Эшләрне «Шәмәрдән МПП ЖКХ»АҖ алып бара.