ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

11 июньдә Шәмәрдән авыл җирлегендә язгы кыр эшләре тәмамлану бәйрәме – Сабантуй узды. Рәсми өлештә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, авыл җирлеге башлыгы А. К. Вәлиев котлау сүзе белән чыгыш ясадылар. Сабантуй кысаларында төрле спорт һәм халык уеннары үткәрелде. Бәйрәм дәвамында мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать үзешчәнлегендә катнашучылар һәм чакырылган кунаклар башкаруында җырлар яңгырады.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

12
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

11 июнь көнне Шәмәрдән авылында «Сабантуй бизәкләре» дигән милли халык бәйрәме узды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша һәм бию композициясе белән башланып китте. Рәсми өлештә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов, авыл җирлеге башлыгы А.К. Вәлиев, Сәид хәзрәт Мортазин котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Яхшы традиция буенча майданга авыл предприятиеләренең алдынгыларын чакырдылар һәм намуслы эше өчен тантаналы рәвештә бүләкләделәр. Шулай ук ел йомгаклары буенча бәйрәм кысаларында төрле конкурсларда җиңүчеләр билгеләп үтелде һәм бүләкләнде. Сабантуй кысаларында төрле спорт һәм халык уеннары уздырылды: ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнир, шашка, гири күтәрү, «Көрәш» милли көрәше, утын кисү, аркан тарту һәм башкалар. Балалар өчен призлы конкурслар, күңелле аттракционнар, батутлар һәм татлы мамык бар иде. Бәйрәм дәвамында мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы сәнгать эшчәнлегендә катнашучылар башкаруында матур җырлар яңгырады. Сабантуйны алып баручы-Ленар Гыйләҗев һәм Казан шәһәреннән чакырылган кунаклар ИлСаф, Алина Әхмәтшина. Бәйрәм югары оештыру дәрәҗәсендә узды.

 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге. Шәмәрдән мәдәният йорты

8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

26 нчы июнь халыкара наркомания белән көрәш көне. "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре бу уңайдан профилактик чара үткәрде. Акция барышында наркоманияга каршы чакырып буклетлар таратылды.

Тэги: ОДМС Яшьлек Шеморданское СП

7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

6 июньдә Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре , «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә «Яшьлек һәрчак дәшә үзенә» дип исемләнгән кичке уен үткәрделәр. Чара башында мәдәният йорты хезмәткәрләре татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары тарихы белән таныштырдылар. Кичә барышында татар халык уеннары күрсәтелде. Уеннар матур җырлар һәм гармун астында биюләр белән үрелеп барды. Кич җылы һәм дуслык атмосферасында узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәменә әзерлек дәвам итә. Авыл халкы «Бирнә» җыенын оештырып,  балалар Сабантуен уздырды. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

2
июнь, 2023 ел
җомга

1 нче июнь конне, "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре Сабантуйга Бирнә җыярга чыкты. Алар әлеге чараны зур бәйрәмгә әйләндерде. Халык рәхәтләнеп биеде, җырлады, күңел ачты. Тамашалар Сабантуй бәйрәмендә дәвам итәр дип ышанабыз.

Тэги: ОДМС Яшьлек Шеморданское СП

1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

1 июнь көнне мәктәп стадионында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Детство – это ты и я»  балалар Сабантуе узды. Чараны Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәләре, «Яшьлек» яшьләр үзәге һәм «Хөснулла исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең Шәмәрдән филиалы катнашучылары белән берлектә оештырды. Сабантуйны Шәмәрдән авыл җирлеге  башлыгы А.К.Вәлиев һәм «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Д.К.Маканов чыгышларыннан башланды. Чара башында йөгерү бәйгеләре узды. Бәйрәм кунаклары өчен зур бәйрәм программасы әзерләнде. Балалар төрле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, капчыкларда оста сикерделәр, авызларына кашык кабып йөгерделәр, чүлмәк ваттылар һәм башка күп уеннарда активлык күрсәттеләр. Балалар ярышларның һәр төрендә дә катнаштылар, бүләкләр алдылар. Бәйрәм программасы концерт номерлары белән алып барылды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге Шәмәрдән мәдәният йорты

Бүген, 1 нче июнь, , балаларны яклау көне уңаеннан, “Яшьлек” яшьләр үзәге җиңел атлетика ярышы үткәрде. Ярышта барлыгы 250 дән артык бала катнашты. Шуларның 95 е мәктәпкәчә яшьтәгеләр.
Бәйрәмне Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Валиев Альберт Кави улы һәм “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Маканов Динар Каршигай улы башлап җибәрде.
Ярышта катнашкан мәктәпкәчә яшьтәге һәр балага истәлекле бүләкләр һәм призлы урын алучы балаларга диплом белән акчалата бүләк тапшырылды.

Тэги: ОДМС Яшьлек Шеморданское СП

Шәмәрдән авыл җирлегендә милли Сабантуй бәйрәме узачак урман аланында әзерлек эшләре бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шәмәрдән балалар бакчасы "Салават күпере"   коллективы Бирнә җыенында актив катнашты.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International