Мичәнбаш авыл клубында "Убырлы карчыкта кунакта" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе булып узды. Әлеге чараның максаты-Убырлы карчыкның тискәре генә түгел, ә тылсымлы әкиятләрнең уңай персонажы да булуын исбатлау. Балалар күңелле уеннарда актив катнаштылар, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр. Убырлы карчык балаларны тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйлады.
Шәмәрдән авыл җирлегендә урам юлларын һәм күп фатирлы йорт яны территорияләрен төзекләндерү эшләре бара.
Шәмәрдән авыл җирлегендә көзге кросс узды. Кросста мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, җирлектәге хезмәткәрләр актив катнашты. Җинүгә ирешүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Шәмәрдән авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре, су буйларында санитар тәртип урнаштыру һәм халыкның табигатькә сак карашын үстерү максатларында,Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә өмә үткәрде.
29 сентябрь көнне ,Мичәнбаш авыл клубында, Өлкәннәр көненә багышлап, “Күңел 17 дә...” дип исемләнгән концерт һәм очрашу кичәсе оештырылды. Мул табыннар әзерләп үткәргән әлеге чарага Мичәнбаш авылында яшәүче барлык өлкәннәр дә чакырылды.
21 сентябрь көнне, Мичәнбаш авыл клубы мөдире китапханәче белән берлектә, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар очен ,"Безгә бергә күңелле!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырдылар. Балалар үзләренең фантазияләрен, иҗатларын күрсәтү мөмкинлегенә ия булдылар һәм төрле уеннарда актив катнаштылар. Бәйрәм кичәсе чәй эчү белән тәмамланды. Барысы да күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.
Шәмәрдән авыл җирлегендә “Агач утырту” акциясе узды. Оешма,предприятие,учреждение хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 64 миләш агачы утыртылды.
29 нчы август көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә Республика көне билгеләнеп үтте. Бәйрәм кызыклы уеннар, Шәмәрдән авылы ишегаллары һәм урамнары арасында баскетбол буенча турнир, шахмат -шашка уеннары, концерт һәм дискотека белән үрелеп барды.Бөтен халык тәмле ботка,чәй белән сыйладынды.
“Безнен ишек алды” проекты кысаларында Шәмәрдәндә район җитәкчеләре куп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашып сөйләштеләр.
Шәмәрдән авыл җирлегендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе узды.
Шыплап тутырылган букчаларны укучыларга мәртәбәле җитәкчеләрнең матур теләкләр теләп тапшыруы – үзе бер бәйрәм һәм яхшы укуга юллама булып тора. Шушы акция ярдәмендә , авыр шартларда яшәүче, күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр 1 сентябрьне тулы мәгънәсендә сөенеп каршылау, шатланып мәктәпкә бару мөмкинлеге ала.