2020 елның 17 июлендә, "Безнең Җиңү" партия проекты кысаларында, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан, Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге һәм "Җиңү волонтерлары" белән берлектә, Иске Икшермә, Төбәк һәм Шәмәрдән авылларында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына түләүсез мобиль элемтә алу өчен мобиль телефоннар һәм сертификатлар тапшырдылар.
Шәмәрдән авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә ил күләмендә үтүче «Хәтер шәме» акциясе узды.
Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре күл буйларын тәртипкә китереп кую хисабыннан өмә оештырды.
Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә ял итү һәм сулыкларны төзекләндерү эшләре бара. Эшләрне ИП "Нәбиуллин И. Ф." 1091137.00 сумга алып бара.
"Торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе" ачык акционерлык җәмгыяте Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә 788408.28 сумлык контракт нигезендә чәчәкләр утырту эшләре алып бара.
Шәмәрдән авыл җирлегендә тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла: җирлек территориясе җыештырыла, үләннәр чабыла, зиратларда өмәләр уздырыла.
9 май көнне Шәмәрдән авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә чистарту эшлэре бара.
Шәмәрдән авыл җирлеге буенча 2019 елда гражданнардан 1241 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган. Бу акчалар җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча түбәндәге эшләрне башкару өчен тотылачак:
- Авылларда балалар мәйданчыгын, шулай ук Кырбаш территориясен дә төзекләндерү;
- Мичәнбаш авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү;
- Шәмәрдән авылында күмелгән урыннарны карап тоту;
- Шәмәрдән авылында җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау.
- Шәмәрдән авылында җәяүлеләр юллары урнаштыру.