2019 нче елның 25 нче маенда Шәмәрдән лицеенда чыгарылыш укучыларына багышланган “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткәрелде. 26 укучы мәктәп белән саубуллаштылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшырырга, уңышлар һәм бәхетеле киләчәк теләнде
15 нче май конне Шәмәрдәндә тимер юл төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантана узды. Шәмәрдәнлеләрне истәлекле юбилейлары белән котларга Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов , Горький тимер юлы начальнигының беренче урынбасары Александр Процкий килде. Чарада тимер юл алдынгыларына рәхмәт хатлары тапшырды.
9 май көнне Шәмәрдән бистәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды.
Шәмәрдән авыл җирлегендә Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган төрле чаралар оештырыла. Бөек, истәлекле вакыйганы балалар күңелендә үтемле итеп сеңдереп калдыру, өлкән буын вәкилләренә, аларның сугышчан батырлыкларына соклану, горурлану һәм дә кайгыртылу хисләре тәрбияләү максатыннан Шәмәрдән лицее укучылар арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган рәсем конкурсы утте.
Шәмәрдән авыл җирлегендә «Урман утырту көне»акциясе узды. Акциядә Шәмәрдән авыл җирлегенең барлык оешма-учреждениеләре дә актив катнашты. Барлыгы 285 төп агач утыртылды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә чистарту эшлэре бара.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә кардан арындыру эшлэре бара.
30 нчы март конне Шәмәрдән авыл җирлегендә Вәлиуллин М.Г. истәлегенә һәм чангы шуу сезоны ябылуына багышланган чангы ярышы узды.. Җинучеләр грамота һәм акчалата бүләкләнделәр.
23 март көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә “Нәүрүз” бәйрәме уткәрелде. Бәйрәм кызыклы уеннар, концерт номерлары, күңелле эстафета белән үрелеп барды. Бөтен халык тәмле ботка,коймак, чәй белән сыйланды.
Шәмәрдән авыл җирлегендә ШЛПУМГ хезмәткәрләре арсында еллык традициягә кергэн итек киеп футбол уйнау турниры утте. Барлыгы 11 команда катнашты. Барлык катнаушучылар һәм җиңучеләр истәлекле бүләкләр һәм грамота белән бүләкләнделәр.