ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

1ноябрь көнне, Мичәнбаш авыл клубында, каникуллар  планы нигезендә, “Осенний калейдоскоп” дип исемләнгән викторина узды. Чараның максаты: балаларда позитиф кәеф булдыру, табигать куренешләрнә карата кызыксыну уяту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.  

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Мичәнбаш авыл клубында "Убырлы карчыкта кунакта" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе булып узды. Әлеге чараның максаты-Убырлы карчыкның тискәре генә түгел, ә тылсымлы әкиятләрнең уңай персонажы да булуын исбатлау. Балалар күңелле уеннарда актив катнаштылар, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр. Убырлы карчык балаларны тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйлады.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.

22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә урам юлларын һәм күп фатирлы йорт яны территорияләрен төзекләндерү эшләре бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.

15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә  көзге кросс узды. Кросста мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, җирлектәге хезмәткәрләр актив катнашты. Җинүгә ирешүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.   

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре, су буйларында санитар тәртип урнаштыру  һәм халыкның табигатькә сак карашын үстерү максатларында,Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә өмә үткәрде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

29 сентябрь  көнне ,Мичәнбаш авыл клубында, Өлкәннәр көненә багышлап, “Күңел 17 дә...” дип исемләнгән концерт һәм очрашу кичәсе оештырылды. Мул табыннар әзерләп үткәргән әлеге чарага Мичәнбаш авылында яшәүче барлык өлкәннәр дә чакырылды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

21 сентябрь көнне, Мичәнбаш авыл клубы мөдире китапханәче белән берлектә,  сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар очен ,"Безгә бергә күңелле!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырдылар. Балалар үзләренең фантазияләрен, иҗатларын күрсәтү мөмкинлегенә ия булдылар һәм төрле уеннарда актив катнаштылар. Бәйрәм кичәсе чәй эчү белән тәмамланды. Барысы да күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә “Агач  утырту” акциясе узды. Оешма,предприятие,учреждение хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 64 миләш агачы утыртылды. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

29 нчы август көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә Республика көне билгеләнеп үтте. Бәйрәм кызыклы уеннар,  Шәмәрдән авылы ишегаллары һәм урамнары арасында баскетбол буенча турнир, шахмат -шашка уеннары, концерт һәм дискотека белән үрелеп барды.Бөтен халык тәмле ботка,чәй белән сыйладынды.

 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

27
август, 2019 ел
сишәмбе

 “Безнен ишек алды” проекты кысаларында Шәмәрдәндә район җитәкчеләре куп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашып сөйләштеләр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International