21 нче март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М.Фәтхуллина, Шәмәрдән авыл модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д.Мөхәммәтҗанова белән берлектә, балалар өчен Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Стих и я...» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр.
20 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы, Шәмәрдән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе А.А. Шакирова, Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәре А.Г.Гатауллина Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» («Сияние») VIII Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең зона турында катнаштылар.
17 март сайлауларның соңгы көнендә Шәмәрдән авыл җирлегенең Кырбаш авылында яшәүче керәшен татарлары Май чабу, ягъни Масленица бәйрәмен уздырды.
23 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Ил язмышы – ирләр иңендә!» дигән Ватанны саклаучылар көне һәм Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел тулуга багышланган документаль-әдәби тамаша үтте.
23 февраль көнне Шәмәрдәндә Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә «Защитники России» автоузышы оештырылды.
25 февральдә Казан шәһәрендә "На высоте" бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды.
25 февральдә Шәмәрдән хоккей командасы ир-атлар командалары арасында шайбалы хоккей буенча Саба муниципаль районы чемпионы булды.
Кукмара районының Аш-Буҗи авылында «Кукмара сөте» кубогына алкалы хоккей буенча турнир узды. Шәмәрдән авыл җирлеге командасы беренче урынны алды. Хисаметдинов Марсель иң яхшы капкачы дип танылды.
Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм хәрби хезмәткәрләребезгә ярдәм итәргә тиешбез. Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Шәмәрдән авылы халкы хәрбиләр өчен маскировка челтәре әзерләү белән шөгыльләнә. Теләге булганнар Шәмәрдән мәдәният йортында 17:30 сәгатьтән актив катнаша ала.
Шәмәрдән авыл җирлегендә ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы чемпионаты узды. Нык көрәштә Шәмәрдән авыл җирлеге командасы Шикше җирлеге командасын 1:0 исәбе белән җиңде. Егетләребезгә алга таба да җиңүләр телибез.