ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

10 февраль көнне  Шәмәрдән авыл җирлегендә «Россия чаңгы юлы - 2024», «Татарстан чаңгы юлы - 2024» узды. Ярышларда 150ләп кеше катнаша. Җиңүчеләр һәм призерлар тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шәмәрдән авыл җирлегендә җыен узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов, район Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Ишниязов М.Р., хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

3 февраль конне Шәмәрдәндэ яшәүче Закиров Расих Газиҗан улы олы бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

4 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган, «Шәмәрдән – уртак йортыбыз» театральләштерелгән концерт программасын оештыралар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

2
февраль, 2024 ел
җомга

Шәмәрдән авыл җирлегендә чистарту корылмасы төзелеше дәвам итә. Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Миннеханов катнашында чираттагы күчмә киңәшмә узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге ОКС

26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Саба муниципаль районында мини-футбол буенча оешма, учреждение, предприятие, авыл җирлекләренең район чемпионаты тәмамланды. Шәмәрдәннең ШЛПУМГ командасы беренче урынны яулады. Егетләребезне җиңүләре белән котлыйбыз.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шәмәрдән авыл җирлегендә урамнардан кар чыгару эшләре бара. Эшләрне «Шәмәрдән МПП ЖКХ»АҖ алып бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

22
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Шәмәрдәннең "Рост" лицее укучылары өлкән яшьтәге кешеләргә карны чистартуда ярдәм күрсәтәләр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

18
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ирләр командалары арасында хоккей буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы уеннары узды. Шәмәрдән авыл җирлеге командасы әлеге турнирда актив катнаша. Командага уңышлар телибез.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

9
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

6 гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Здравствуй Новый год!» дип исемләнгән күңел ачу программасын оештырдылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International