Шәмәрдән авыл җирлегенең Мичәнбаш авылында су күтәрү манарасын урнаштыру буенча әзерлек эшләре бара. Эшләрне «Шәмәрдән ТКХ МПП» АҖ алып бара.
Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре өр-яңа проект буенча «Гомерләр кайтавазы» дигән эш башладылар.
Ирләр командалары арасында футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды. Турнир нәтиҗәләре буенча «Яшлек» командасы беренче урынны яулады. Команданы җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
Шәмәрдән авыл җирлеге зиратында чираттагы өмә узды.
12 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Иван-Купала көненә багышланган «Волшебство Купальской ночи» күңел ачу программасын оештырдылар.
11 июньдә Шәмәрдән авыл җирлегендә язгы кыр эшләре тәмамлану бәйрәме – Сабантуй узды. Рәсми өлештә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, авыл җирлеге башлыгы А. К. Вәлиев котлау сүзе белән чыгыш ясадылар. Сабантуй кысаларында төрле спорт һәм халык уеннары үткәрелде. Бәйрәм дәвамында мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать үзешчәнлегендә катнашучылар һәм чакырылган кунаклар башкаруында җырлар яңгырады.
6 июньдә Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре , «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә «Яшьлек һәрчак дәшә үзенә» дип исемләнгән кичке уен үткәрделәр. Чара башында мәдәният йорты хезмәткәрләре татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары тарихы белән таныштырдылар. Кичә барышында татар халык уеннары күрсәтелде. Уеннар матур җырлар һәм гармун астында биюләр белән үрелеп барды. Кич җылы һәм дуслык атмосферасында узды.
Шәмәрдән авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәменә әзерлек дәвам итә. Авыл халкы «Бирнә» җыенын оештырып, балалар Сабантуен уздырды.
1 июнь көнне мәктәп стадионында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Детство – это ты и я» балалар Сабантуе узды. Чараны Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәләре, «Яшьлек» яшьләр үзәге һәм «Хөснулла исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең Шәмәрдән филиалы катнашучылары белән берлектә оештырды. Сабантуйны Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.К.Вәлиев һәм «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Д.К.Маканов чыгышларыннан башланды. Чара башында йөгерү бәйгеләре узды. Бәйрәм кунаклары өчен зур бәйрәм программасы әзерләнде. Балалар төрле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, капчыкларда оста сикерделәр, авызларына кашык кабып йөгерделәр, чүлмәк ваттылар һәм башка күп уеннарда активлык күрсәттеләр. Балалар ярышларның һәр төрендә дә катнаштылар, бүләкләр алдылар. Бәйрәм программасы концерт номерлары белән алып барылды.
Шәмәрдән авыл җирлегендә милли Сабантуй бәйрәме узачак урман аланында әзерлек эшләре бара.