Шәмәрдән балалар бакчасы "Салават күпере" коллективы Бирнә җыенында актив катнашты.
Шәмәрдән авыл җирлеге Сабантуй бәйрәменә әзерләнә. Предприятиеләр һәм оешмалар "Бирнэ"җыенында актив катнашалар.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, җирлек территориясендә үлән чабу эшләре бара. Эшләрне "Шәмәрдән МПП ТКХ" ААҖ алып бара.
Шәмәрдән авыл җирлегенең Мичанбаш авылында су белән таәмин итү буенча эшләр бара. Эшләрне "Шәмәрдәнстрой" ҖЧҖ алып бара.
Шәмәрдән авыл җирлеге зиратында өмә узды.
Шәмәрдән авыл җирлегендә Төзүчеләр урамы 7, 8 нче номерлы йортлар ишегалларында "Безнең ишегалды" программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре башланды.
2023 елның 12-14 маенда Казан шәһәрендә Яшүсмерләр арасында мәктәп волейбол лигасы финалы узды. Шемордан авыл җирлеге җыелма командасы 3 урынны яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
8 майда Шәмәрдән авылының Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган тантаналы парад-митинг узды. Бәйрәм чарасы авыл оешмалары парадыннан башланды. Митингта шул куркыныч вакыт турында тирән шигырьләр яңгырады, тирән , үткен сүзләр әйтелде, театральләштерелгән эпизодлар күрсәтелде. Совет сугышчыларының якты истәлеге алдында башларын иеп, бер минут тынлык игълан ителде. Митинг Бөек Ватан Сугышы Геройлары һәйкәленә чәчәкләр салу һәм бәйрәм салюты белән тәмамланды.
Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә өмәләр дәвам итә. "Шәмәрдән ХПП" АҖ коллективы зиратта өмәдә актив катнашты.
Шәмәрдән авыл җирлегендә "Георгий тасмасы" акциясе узды. Волонтерлар Бөек Ватан сугышы мемориаллары территориясен җыештырдылар һәм халыкка георгий тасмалары тараттылар.