ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәменә әзерлек дәвам итә. Авыл халкы «Бирнә» җыенын оештырып,  балалар Сабантуен уздырды. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

1 июнь көнне мәктәп стадионында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Детство – это ты и я»  балалар Сабантуе узды. Чараны Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәләре, «Яшьлек» яшьләр үзәге һәм «Хөснулла исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең Шәмәрдән филиалы катнашучылары белән берлектә оештырды. Сабантуйны Шәмәрдән авыл җирлеге  башлыгы А.К.Вәлиев һәм «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Д.К.Маканов чыгышларыннан башланды. Чара башында йөгерү бәйгеләре узды. Бәйрәм кунаклары өчен зур бәйрәм программасы әзерләнде. Балалар төрле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, капчыкларда оста сикерделәр, авызларына кашык кабып йөгерделәр, чүлмәк ваттылар һәм башка күп уеннарда активлык күрсәттеләр. Балалар ярышларның һәр төрендә дә катнаштылар, бүләкләр алдылар. Бәйрәм программасы концерт номерлары белән алып барылды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге Шәмәрдән мәдәният йорты

Шәмәрдән авыл җирлегендә милли Сабантуй бәйрәме узачак урман аланында әзерлек эшләре бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шәмәрдән балалар бакчасы "Салават күпере"   коллективы Бирнә җыенында актив катнашты.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шәмәрдән авыл җирлеге Сабантуй бәйрәменә әзерләнә. Предприятиеләр һәм оешмалар "Бирнэ"җыенында актив катнашалар. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

30
май, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, җирлек территориясендә үлән чабу эшләре бара. Эшләрне "Шәмәрдән МПП ТКХ" ААҖ алып бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

24
май, 2023 ел
чәршәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегенең Мичанбаш авылында су белән таәмин итү буенча эшләр бара. Эшләрне "Шәмәрдәнстрой" ҖЧҖ алып бара. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге окс

23
май, 2023 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлеге зиратында өмә узды.  

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

17
май, 2023 ел
чәршәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә Төзүчеләр урамы 7, 8 нче номерлы йортлар ишегалларында "Безнең ишегалды" программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре башланды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге окс

16
май, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 12-14 маенда Казан шәһәрендә Яшүсмерләр арасында мәктәп волейбол лигасы финалы узды. Шемордан авыл җирлеге  җыелма командасы 3 урынны яулады. Җиңүчеләрне  котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International