6 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында инвалидлар декадасынын 10 көнлеге унаеннан физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Җылылык көтә җирдә һәр йорәк” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Биредә “Яшьлек” яшьләр үзәге каршында эшләп килүче “Яшь талантлар” ижат түгәрәге укучылары да актив катнашты. Җыр, бию, шигырь белән үрелеп барган кичә күңелле уеннар белән дәвам итте.
2019 нчы елның 24 нче ноябрь көнне Шәмәрдән авыл җирлеге биләмәсендә гражданнардан үзара салым акчасы җыю һәм аны куллану буенча җирле референдум уздырылды. Әлеге референдумда 2568 кеше (51,54%) катнышты, 77, 99%-“риза” , ә 21,81%-“каршы” дип белдерде.
Хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре командалары арасында мини-футбол буенча чемпионат дәвам итә.
Шәмәрдән авыл җирлегендә гражданнарның үзара салымы мәсьәләләре буенча җирле референдумга әзерлек эшләре бара.
1ноябрь көнне, Мичәнбаш авыл клубында, каникуллар планы нигезендә, “Осенний калейдоскоп” дип исемләнгән викторина узды. Чараның максаты: балаларда позитиф кәеф булдыру, табигать куренешләрнә карата кызыксыну уяту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Шәмәрдән авыл җирлегендә көзге кросс узды. Кросста мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, җирлектәге хезмәткәрләр актив катнашты. Җинүгә ирешүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Шәмәрдән авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре, су буйларында санитар тәртип урнаштыру һәм халыкның табигатькә сак карашын үстерү максатларында,Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә өмә үткәрде.
29 сентябрь көнне ,Мичәнбаш авыл клубында, Өлкәннәр көненә багышлап, “Күңел 17 дә...” дип исемләнгән концерт һәм очрашу кичәсе оештырылды. Мул табыннар әзерләп үткәргән әлеге чарага Мичәнбаш авылында яшәүче барлык өлкәннәр дә чакырылды.
21 сентябрь көнне, Мичәнбаш авыл клубы мөдире китапханәче белән берлектә, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар очен ,"Безгә бергә күңелле!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырдылар. Балалар үзләренең фантазияләрен, иҗатларын күрсәтү мөмкинлегенә ия булдылар һәм төрле уеннарда актив катнаштылар. Бәйрәм кичәсе чәй эчү белән тәмамланды. Барысы да күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.
Шәмәрдән авыл җирлегендә “Агач утырту” акциясе узды. Оешма,предприятие,учреждение хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 64 миләш агачы утыртылды.