Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Тимершык авыл җирлегенә кергән авылларда Тимершык авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Айгөл Әхмәтгалиеваның “Әйттерерсең әллә ни...” комедиясен сәхнәләштерделәр. Тамашачы актерларның матур уеныннан, уйланылган спектакльдән бик канәгать калдылар.
8 март көнне Тимершык авылы мәдәният йортында бик матур бәйрәм-концерты уздырылды. Татарстанда танылган моңлы җырчылар матур җырларын бүләк иттеләр. Авылдашыбыз - җырчы, алып баручы һәм көрәшче егетебез Ленур Биктимеров һәм аның иҗатташ дусларына шундый бәйрәм оештыруы өчен зур рәхмәт һәм уңышлар телибез!
2025 елның 4 мартында Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминият Фондының Татарстан Республикасы буенча Саба бүлеге җитәкчесе Марат Мөхтәсимов һәм Юнармия хәрәкәте вәкилләре белән берлектә, тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен һәм Саба муниципаль районы хакимиятеннән бүләк тапшырдылар.
Сугыш елларында бу хатыннар яшүсмерләр булсалар да, өлкәннәр белән беррәттән, күптән көтелгән җиңүне якынайтып, баш күтәрмичә эшләделәр. Бөек Җиңүгә керткән шәхси хезмәтегез өчен сезгә, кадерле тыл хезмәтчәннәре, түбәнчелек белән баш иябез!
1 март көнне Тимершык авылында Саба муниципаль районы командалары арасында Булатов Рәзил Илдус улы истәлегенә хоккей буенча ярышлар узды. 4 команда катнашты. “Көек-Мишә” командасы 1 призлы урынны аулады, 2 призлы урынны "Миңгәр", 3 призлы урынны "Тимершык", 4 призлы урынны “Икшермә” командалары яулады. Командалар күчмә кубок, грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
1 март көнне Тимершык авылында яшәүче Гарипов Хәниф Гариф улы 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х., Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.
Тимершык авыл җирлеге Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышлары буенча шәхси - команда ярышларында актив катнашты.
22 февраль көнне Миңгәр авылында алтынчы ел рәттән Миннахметов Мидхәт Миннәхмәт улы истәлегенә оештырылган интеллектуаль икебәйге буенча Саба муниципаль районы турниры төгәлләнде. Бәйгедә җиңүчеләргә грамоталар һәм барлык катнашучыларга акчалата бүләкләр тапшырылды.
Быел без мөһим датаны — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу истәлекле дата уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырыла. Бу медальләр - казанышларны тану билгесе генә түгел, ә сугышның авыр сынауларын кичергән кешеләргә чиксез рәхмәтебез символы да.
21 февраль көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Кәримов М.Р. Тимершык авыл җирлеге сәркатибе Вафина Э.С. белән берлектә Тимершык авылның тыл хезмәтчәне Гарипов Хәниф Гариф улына юбилей медале тапшырдылар.
Тимершык урта төп мәктәбендә ватандашларга гуманитар ярдәм җыю буенча "Махсус хәрби операция солдатына ярдәм!" акциясе дәвам итә. МХО дагы якташларыбызга( Тимершык авыл җирлегеннән булган 8 кешегә) ярдәм йөзеннән җыелган әйберләрне илтеп тапшырдык. Катнашкан барчагызга да зур рәхмәт. Раббыбыз көтелгән, көтелмәгән урыннардан үзегезгә әҗер саваплар итеп кайтарсын.Авылдашларыбыз исән -сау булып гаиләләре янына кайтсын дип телибез. Мең рәхмәт аларга безнең тынычлык хакына шушы юлларда йөргәннәре өчен
17 февраль көнне Миңгәр авыл китапханәсендә "Җәлилчеләр-безнең йөрәкләрдә" дигән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны патриот, Советлар Союзы Герое Җәлилов Муса Мостафа улының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Чара барышында шагыйрьнең "Җырларым", "Соңгы хәтирә", "Кичер Ватаным", "Шагыйрь" шигырьләрен укыдылар. Чараның максаты-шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, яшь буынны Муса Җәлилнең кыю тормышы һәм шигърияте үрнәгендә тәрбияләү, сәнгатьле уку, лирик әсәрне анализлау күнекмәләрен үстерү.