ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Тимершык урта мәктәбендә «Җиңүгә 80 адым!» проекты старт алды. «Бөек Җиңүгә 80 адым " проекты безнең һәрберебезгә Бөек Ватан сугышы тарихына тирәнрәк кереп китәргә, ата-бабаларыбыз ирешкән Бөек җиңүләрнең бөтен әһәмиятен тоярга һәм киләчәк буыннар өчен әлеге тарихи хәтерне сакларга уникаль мөмкинлек бирә.  Алда безне тагын бик күп кызыклы нәрсәләр көтә! Якындагы айларда мәктәптә төрле чаралар: концертлар, класс сәгатьләре, сугыш коралы күргәзмәләре һәм спорт-патриотик ярышлар узачак. Бу вакыйгалар безгә ата-бабаларыбызның Ватаныбыз азатлыгы өчен гаҗәеп ныклык һәм батырлык күрсәткән вакытларын яхшырак белергә һәм тоярга мөмкинлек бирәчәк.

Без ышанабыз, «Бөек Җиңүгә 80 адым»  проектында катнашу һәр катнашучы тормышында мөһим этап булачак, илебез һәм аның геройлары өчен горурлык хисен ныгытырга ярдәм итәчәк, шулай ук дөнья һәм ирекнең кадерен белергә өйрәтәчәк.

Безнең проектка кушылыгыз, һәм без бергәләп Җиңүгә таба бөек юлны узачакбыз!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

13
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Тимершык-Шыңар командасы 2025 ел сезонында авыл җирлекләренең ветеран ир-атлар командалары (40+) арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында катнашты. Безнең команда икенче урынны яулады. Котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

11
февраль, 2025 ел
сишәмбе

8 нче февраль көнне Иске Икшермә авыл җирлеге кубогына дүрт спорт төре буенча ярышлар үтте. Ярышларның дурт төрендә дә 7 егет катнаша ала иде. Безнең   спорт яратучы егеләребез, әлбәттә, бу ярыштан читтә калмады. Гомум команда нәтиҗәләре буенча безнекеләр беренче урында. Егетләрне уңышлары белән котлыйбыз!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

7
февраль, 2025 ел
җомга

Саба районың  авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечләр тарту максатыннан, Республикакүләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

3
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

31 нче гыйнвар Тимершык авылы мәдәният йортында үзебезнең җирлектә иҗат итүче  Габтрахимов Марат Наил улының, Камалов Файзрахман Гафур улы, Габидуллина Раушания Фирдавис кызының рәсем сәнгате күргәзмәләре    эшли башлады.  Күргәзмә  белән танышырга район, авыл халкы, мәктәп укучылары бик теләп килә һәм рәхмәтләрен җиткерәләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2025 елның 31 нче гыйнварында Тимершык авылының Мәдәният йортында Тимершык авыл җирлеге гражданнары җыены узды. Җыенда күзгә-күз һәм дистанцион рәвештә, ZOOM программасы аша катнашу мөмкинлеге бар иде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Р.Закирҗанов катнашты. Авыл җирлеге бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре 2024 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм 2024 елга планнары белән уртаклаштылар. Участок полиция инспекторы М.М. Гатин 2024 елда торак пункт территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча эшнең торышы турында доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук чыгыш ясадылар Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче МР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы А. Р. Галимуллин: «Саба муниципаль районында янгыннар белән бәйле хәлләр, гражданнарның торак секторында янгын куркынычсызлыгы таләпләре, закон актлары», Курса урманчылыгы мастеры Ф.Т. Гыйлаҗиев «Урманнарда янгынга каршы чараларны тәэмин итү һәм үтәү турында» дигән доклад белән чыгыш ясады.

Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хазиев А.Х. авыл җирлеге Башкарма комитетының 2024 елгы эшчәнлеге йомгаклары буенча хисап тотты һәм 2025 елда җирлекнең үсеш планнары белән таныштырды. Җыен азагында Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте һәм киләчәктә авыл җирлеге һәм тулаем район буенча хәл ителәчәк бурычлар белән таныштырды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

30
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

29 гыйнварда Саба районы мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Буыннар тарихы - гаилә ядкаре»  шәҗәрә фестиваленең йомгаклау концерты булды. Тимершык авыл җирлеген авылда данлыклы тырыш хезмәт сөючән нәсел - Хаҗимулла оныклары тәкъдим итте.Әлеге күп хезмәт сораучы бәйгегә алар ныклап әзерләнделәр: ул чыгышлар, ул күргәзмә, пешкән ризыклар.

Авылыбызда нәсел чылбырын барлап, шәҗәрә төзүчеләр артуы, туганнарның тагын да якынаюы күңелгә әйтеп бетермәслек дәрәҗәдә рәхәтлек бирә. Әйдәгез, сез дә төзегез, балаларыбызга кадерле ядкәр калдырыйк.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

28
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 26 гыйнвар көнне Тимершык авылы бозында хоккей буенча Саба район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта «Тимершык», «Ястреб» (Байлар Сабасы), «Икшермә», «Урман» (Лесхоз) командалары көч сынашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

20
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 19 гыйнварында Саба муниципаль районының Тимершык авыл җирлеге командалары арасында Гәрәев Илнур Габделбәр улы, Яхин Илнур Галимулла улы, Нуруллин Илнар Илдар улы, Дәминов Зөлфәт Габделхәй улы истәлегенә хоккей ярышы узды. Анда Тимершык  авыл җирлегенең өч ир-ат командасы катнашты. Командалар күчмә кубок, грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Безнең районда спорт белән актив шөгыльләнеп, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган. Ел дәвамында районда төрле спорт ярышлары үткәрелә. Тимершык авыл җирлеге командалары бу ярышларда бик теләп катнашалар. Соңгы вакытта алар 2025 ел сезонында ветераннар (40+) ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында катнаштылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International