2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота. Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә, шушы программага нигезләнеп, 5 йорт төзелеше алып барыла.
Тимершык авылындагы төбәк юлындагы күпер җыелган кардан чистартылды. Эшне "БАЗА ПРОЕКТЫ"ҖЧҖ башкарды.
2024 елның 4 февраль көнне Байлар Сабасы бозында хоккей буенча Саба район Чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта Тимершык авылы белән Лесхоз авылының командалары көч сынашты.
Уен нәтиҗәләре:
“Тимершык” – “Урман” 9:0
Көчле кар яву һәм бураннардан соң, Тимершык авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм тротуарларны кардан чистарту оештырылды. Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны вакытында чистарту эшләре бара. Шәхси эшмәкәр Ибраһимов, «Болгар» ҖЧҖ һәм “Саба” ҖЧҖ Мичән бүлекчәсе тракторчылары тырышлыгы белән барлык урамнар һәм тротуарлар вакытында чистартыла.
2 февраль көнне Тимершык авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., хокук саклау органнары вәкилләре, Саба районы прокуроры Шәймарданов Р.Н., оешма җитәкчеләре катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:
1.Участок вәкаләтлесе Гатин М.М.чыгышы.
2. Саба районы прокуроры, юстиция советнигы Шәймарданов Р.Н. чыгышы.
3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Хуҗин И.Т. чыгышы.
4. Курса урман участогы вәкиле Гилазов Ф.Т урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрү буенча чыгышы.
5. Сабагаз идарәсе җитәкчесе Мөхетдинов И.И. чыгышы.
6.Тимершык авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2023 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты һәм 2024 елга планнары.
7. Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хазиевның 2023 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2024 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.
8. 2023 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча отчет һәм 2024 елда гражданнарның тәкъдимнәрен һәм сорауларына җаваплар.
9. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. чыгышы белән йомгак ясалды. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2023 елда башкарылган эшләр, 2024 елга планнар турында җентекләп сөйләде.
21 гыйнвар көнне Тимершык авылында яшәүче Шайдуллина Тәкмилә Заһидулла кызы 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х. һәм “Саба” ҖЧҖ Мичән бүлекчәсе мөдире Шаймарданов Р.Р. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерүне һ. б. күздә тота. Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла.
2024 елның 14 гыйнвар көнне Тимершык авылы бозында хоккей буенча Саба район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта “Тимершык”, “Ястреб” командалары көч сынашты.
Уен нәтиҗәләре:
“Тимершык” – “Ястреб” 5:0
7 гыйнварда Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Кырбаш һәм Мичанбаш хезмәткәрләре белән берлектә, Сабаның үзәк чыршы мәйданында Раштуа көненә күңел ачу кичәсе оештырдылар. Бәйрәм Кыш Бабай, Кар кызы һәм әкият персонажлары котлаулары белән башланды. Программа кызыклы конкурслардан, төрле уеннардан, җырлардан, биюләрдән һәм викториналардан торды. Тамашачылар актив катнаштылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Кыш бабай белән бергә махсус операция зонасында хезмәт итүчеләрнең балаларын котладылар. Алар балаларга татлы бүләкләр, уенчыклар һәм яңа ел кәефе китерделәр. Кыш бабай аларга яңа ел могҗизасы һәм җылылык бүләк итәр дип ышаналар. Әтиләрчә дә ул балаларга яхшы киңәшләр бирәчәк, чөнки аларның әтиләре күпчелек вакытларын өйләреннән еракта үткәрәләр, махсус операция уздыру зонасында үз бурычларын үтиләр. Аларның уллары һәм кызлары өчен иң кадерле теләк-барысына да бер: әтинең тизрәк кайтуын телим.