ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Табигатьне саклау максатыннан Тимершык авыл җирлегендә даими елга ярларын һәм сулыкларны чүп-чардан  корган агачлардан чистарту, төзекләндерү эшләре даими рәвештә алып барыла. Шул максаттан авыл эчендәге куркыныч тудыручы агачларны, елга буендагы корган агачларны кисеп, чистарту эшләре башкарылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Саба муниципаль районының авыл җирлекләрендә «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы гамәлгә ашырыла, аның нигезендә квалификацияле белгечләрне авылларга җәлеп итү максатында торак төзелеше алып барыла. Тимершык авылында авыл хуҗалыгы белгечләре өчен йортлар төзү эше дәвам итә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге окс

9
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Тимершык авыл җирлегенең яшьләре район буенча үткәрелгән спорт бәйгеләрендә һәм җирлек тормышында актив катнашып киләләр. Көннәр суыту белән Тимершык авылында урнашкан боз шуу мәйданчыгында боз катыру эшләре башланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

3
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

2 декабрьдә тәрбия буенча директор киңәшчесе Хантимирова А.М. "Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары белән  “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты" балалар өчен мастер-класс күрсәттеләр. Традицион булмаган "Кышкы пейзаж" рәсемнәре ясадылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Саба районың  авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык авылында  авыл хуҗалыгы белгечләре өчен чираттагы йорт төзелә башлады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерүне күздә тота.  Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп ике йорт төзелеп бетте.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Ел саен бөтен дөньяда ноябрьнең соңгы якшәмбесендә искиткеч бәйрәм-әниләр Көне билгеләп үтелә! Әниләр көне - күңелне нечкәртә торган бәйрәм, ул  безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһим кеше – әни икәнен искә төшерә. 22 ноябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында һәм китапханә хезмәткәрләре "Һәрвакыт булсын әни!» дигән ял кичәсе оештырдылар. Барлык концерт номерлары мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре белән башкарылды.  Әниләргә җылы сүзләр, изге теләкләр, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, лирик һәм күңелле җырлар яңгырады. Кичәне әниләр катнашында «Безнең уен» интеллектуаль уены белән дәвам иттеләр. Уен җылы һәм дустанә атмосферада узды. Әниләр "Ханымнар" һәм "Супер әниләр" командаларына бүленде. Уен берничә турдан торды. Сорауларга җавап биргәндә, анда катнашучылар үзләренең эрудицияләрен һәм логик фикерләүләрен, вакыт чикләнгән шартларда стандарт булмаган ситуациядә карарлар кабул итә белүләрен күрсәтергә тиеш булдылар. Барлык сораулар да катнашучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Жюри фикеренчә, әниләр биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм дуслык җиңде. Чара ахырында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичәдән һәркем дә кәнәгать калды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

15
ноябрь, 2024 ел
җомга

13 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында  Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Буыннар тарихы - гаилә ядкаре» дип исемләнгән Республика шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы булып узды.
Тимершык авыл җирлеген авылда данлыклы тырыш хезмәт сөючән нәсел - Хаҗимулла оныклары тәкъдим итеп, 3 урынга лаек булдылар.
Әлеге күп хезмәт сораучы бәйгегә алар ныклап әзерләнделәр: ул чыгышлар, ул күргәзмә, пешкән ризыклар.
Авылыбызда нәсел чылбырын барлап, шәҗәрә төзүчеләр артуы, туганнарның тагын да якынаюы күңелгә әйтеп бетермәслек дәрәҗәдә рәхәтлек бирә. Әйдәгез, сез дә төзегез, балаларыбызга кадерле ядкәр калдырыйк.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

11
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.  Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International