Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Бу әйбер тормышны саклап кала ала. Кызыл-Мишә авылы мәдәният йортында хатын-кызлар һәм ир-атлар төркеме үз теләкләре белән хәрби хезмәткәрләр өчен маскировка челтәре әзерләү белән шөгыльләнәләр. Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез.
Районда спорт белән актив шөгыльләнеп, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен барлык мөмкинлек, уңайлыклар тудырылган. Ел дәвамында район тарафыннан күп төрле спорт ярышлары уздырылып килә. Тимершык авыл җирлегендәге егетләребез бу ярышларда бик теләп катнаша. Соңгы вакытта алар 2023/24 елгы хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында катнашалар.
4 ноябрь көнне “Саба таңнары” газетасы призына һәм Татарстан Республикасы чемпионатына иң көчле көрәшчеләрне сайлап алу буенча ир-егетләр арасында шәхси-команда район чемпионатына милли “Көрәш” ярышлары булып үтте. Әлеге ярышта Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашты..
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.
Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.
Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә. Җирле бюджет һәм (яисә) эш бирүче акчалары - кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+эш бирүче 19%).
Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.
Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.
Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла.
31 октябрь көнне Кызыл-Мишә авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен "Компьютердан аерылып тор, китап укы" дигән исем астында әңгәмә үткәрелде . Әңгәмәнең максаты - балаларны китап укуга тарту, китапханәгә карата уңай караш тәрбияләү,балаларны үз гаджетларыннан һәм компьютерларыннан вакытлыча булса да аерып тору. Китапханәченең һәм балаларның бөтен әңгәмәсе, нигездә, балаларның буш вакытларда басма китаплар, газета-журналлар уку файдалы икәнлеген искә төшерүгә юнәлтелгән иде. Шулай ук алар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр . Әңгәмә ахырында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Шуннан соң барысы да интернет-бәйле кеше булмас өчен, вакыт-вакыт компьютерлардан, телефоннардан һәм планшетлардан ял итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Чөнки тере аралашу, китап белән танышулар булган чын тормыш виртуаль тормыштан бер дә ким түгел.
Тимершык авыл җирлегенең Тимершык, Миңгәр, Көек торак пунктларында гражданнарның үзара салымы хисабына көнкүреш чүп-чарларын җыю өчен контейнер мәйданчыклары төзелеше тәмамланды. Эшне «Руком» ҖЧҖ һәм «Саба РСУ»ҖЧҖ башкардылар.
28 октябрьдә Тимершык авыл җирлегенең мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә, Иске Икшермә мәдәният йортында «Милләт яме йола-бәйрәмнәрдә» фестиваль-конкурсында «Балага исем кушу» йоласын тәкъдим иттеләр. Исем кушу мөселманнар өчен һәрвакыт зур гаилә бәйрәме. Баланың әти-әнисе мулланы, шулай ук туганнарын һәм танышларын чакыра. Барлык чакырылганнар яңа туган балага бүләкләр китерә. Бу йола бүләкләр бирү белән генә түгел, ә яңа туган балага яхшы теләкләр белән дә үрелеп бара. Мөселманнарда исем кушу йоласы һәр кешенең киләчәк язмышы өчен зур әһәмияткә ия. Исламда исем кушу кешенең аның белән бергә үз характерының төп үзенчәлекләрен алуын һәм тормыш юлы буенча үз юлын дөрес сайлавын аңлата. Йоланы сәхнәләштереп куюда шулай ук Кызыл-Мишә авылы имам-хатибы Мөхәммәтҗанов Дамир катнашты.
Халык медицинасы үлән чәйләренең дәвалау үзлекләренең күптөрлелеге турында белә. Алар даруларны алыштырмыйлар, ләкин организм өчен бик яхшы дару. Бүген Сабай авылы клубында "Авылымның дәвалау үләннәре" күргәзмәсе узды. Халыкның берсе дә битараф калмады. Алар үз бакчаларында үстерелгән шифалы үләннәрне һәм төрле җиләк-җимешләрдән ясалган кайнатмаларны күргәзмәгә тәкъдим иттеләр. Чара чәй эчү белән тәмамланды.
Тимершык авыл җирлегендәге зиратларны чистарту буенча өмәләр узды. Халык актив катнашты.
Һәр ел саен Тимершык урта мәктәбендә кече, урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен көзге бал үткәрелә. Быел да искәрмә булмады. 8-11 сыйныф укучылары өчен көзге бал 14 октябрьдә Тимершык мәдәният йортында узды. Залга кергәндә шунда ук бәйрәм, могҗиза, көз көтү атмосферасына чумарга мөмкин иде. Бу матур һәм истә калырлык чара — барлык укучылар өчен иҗади сәләтләрен күрсәтү, кызыклы коллектив эшчәнлегенә кушылу, дуслар арасында ял итү өчен бик яхшы мөмкинлек. Программага конкурслар, уеннар, табышмаклар, көзге җырлар, биюләр кертелгән иде. Чара күңелле һәм дустанә шартларда узды. Укучылар бик күп уңай эмоцияләр алдылар.