14 октябрьдә Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре әтиләр көненә багышланган рус бильярды буенча турнир үткәрделәр.
Бильярд турниры ир-атлар арасында гади ярыш түгел, ул мавыктыргыч уен артында күңелле вакыт үткәрү. Адреналин, дәрт, искиткеч нәтиҗә күрсәтергә теләк, әтиләргә бер минут та ял итәргә ирек бирмәде һәм аларны җиңүгә иң яхшы этәргеч булды.
Без җиңүчеләрне һәм турнирда катнашучыларны котлыйбыз, һәркемгә ярышларда җиңүләр, эштә уңышлар гына түгел, ә шулай ук нык сәламәтлек, хөрмәт һәм мәхәббәт, якыннары тарафыннан аңлау һәм ярдәм телибез.
7 октябрь көнне Көек авыл клубында Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә, Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә , «Укытучылар һәм остазлар елы» уңаеннан “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”дигән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә хәзергесе вакытта эшләүче һәм лаеклы ялда булучы авылыбызның ветеран укытучылары чакырылган иде. Кичә авылдагы беренче мәктәп ачылган мизгелләрне искә алудан башланып китте. Аннары сәхнәгә бер – бер артлы төрле елларда эшләүче ветеран һәм хәзерге вакытта белем бирүче укытучылар чакырылды . Алар үзләре укыткан дәвердә булган авырлыкларны һәм күңелле мизгелләрне искә алдылар. Мәктәп елларын, эшкә өйрәткән остазлары турында сөйләделәр. Укытучыларын хөрмәтләп төрле елларда мәктәп бетергән укучылар килгән иде. Алар үзләрен укыткан укытучыларына рәхмәт сүзләрен, музыкаль сәламнәрен җиткерделәр һәм чәчкә бәйләмнәре бүләк иттеләр. Залда утыручы барлык укытучылар да игътибардан читтә калмады. Кичәдән барысы да канәгать калды һәм күтәренке рухта таралышты.
Октябрь башында Өлкәннәр көнен һәм Укытучылар көнен билгеләп үтү яхшы традициягә әверелде. Бу көннәр лаеклы, акыллы, хөрмәтле, олы яшьтэ булуга карамастан, нык һәм чыдамлы кешеләргә багышлана. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чаралары ветераннарга күңелле ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. 5 октябрьдә Тимершык авылы мәдәният йортында биш торак пункттан пенсионерлар һәм мәгариф хезмәткәрләре өчен чәй эчү оештырылды. Чарага Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Әсхәт Хисмәтов һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты, баянчы Әхмәт Кәримов чакырылган иде.
Билгеле булганча, 1 октябрь –Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм хөрмәтенә районда 50 һәм 60 ел бергә яшәгән гаиләләр белән тантаналы чара үткәрелә. Быел чара 2 октябрьдә "Ильвина" ресторанында узды. Үткән чарада безнең җирлектән Галиәкбар һәм Әнисә Сафиннар гаиләсе, шулай ук иң яшь Ришат һәм Гөлзилә Нигъмәтҗановлар гаиләсе катнашты.
1 октябрь көнне һәр елны Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Тимершык авыл җирлегенең хезмәткәрләре Тимершык авыл җирлегенең үзидарә органнарында эшләп чыккан пенсионерларга акчалы конвертлар өләштеләр һәм бәйрәм белән котладылар. Шулай ук өлкәннәргә Саба районының "Забота" Хәйрия Фонды аша көнкүреш химиясе бүлеп бирелде.
26 сентябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Сөмбеләне кем белә?” дигән көзге бәйрәм үткәрде. Сөмбелә - уңыш бәйрәме. Аны көзге көн белән төн тигезләшкән вакытта билгеләп үтәләр. Элек-электән уңыш җыеп алынгач, көзге чәчү төгәлләнгәч кешеләр бу бәйрәмне оештырган. Бәйрәмнең хуҗасы сары чәчле, эшкә уңган Сөмбелә исемле кыз булган. Җырлар, шигырьләр, табышмаклар - барысы да бәйрәмдә яңгырады. Бәйрәм чарасында төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. “Сөмбелә” көз бәйрәме уңышлы узды һәм балаларга бик ошады.
Тимершык авыл җирлегендә зиратларны чистарту буенча өмәләр дәвам итә.
Халык актив катнаша.
24 сентябрь көнне Миңгәр авылында яшәүче Маннанова Нурбәгыйдә Гыйлемша кызы 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х., ҖЧ “Булгар” Җәмгыяте исеменнән Ахунжанов Р.Г., Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.
Су басу елның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин яз көне кар катламының эреүе күпкә зуррак тискәре нәтиҗәләргә китерергә сәләтле. Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.
Саба муниципаль районы Тимершык авыл җирлегенең Миңгәр авылында Республика программасы буенча үзәкләштерелгән су агызу системасы төзелә. Эшнең заказчигы булып «Заманча энергияне саклаучы технологияләр һәм инженер коммуникацияләре» ДБУ оешмасы тора.