Тимершык авыл җирлегендә тирә-якны төзекләндерү буенча даими эшләр алып барылып тора. Тимершык авылы эшмәкәрләре-иганәчелэре Дамир Исмагыйлов һәм Эльмир Ибрагимовлар ярдәме белән Тимершык зиратынын ян капкасы яңартылды.
Кызыл-Мишә авылында зират җыештыру эшләре алып барыла.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Тимершык авыл җирлегендәге сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәлләр каршында бәйрәм митингы үткәрелде. Укучылар, авыл халкы мәктәптән һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр. Бәйрәм укучыларның Җиңү көне уңаеннан концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге законсыз рәвештә барлыкка килгән чүплекләр юк ителде.
Миңгәр авылының җирле әһәмияттәге юлында чокыр ремонты үткәрелде.
Эшне "Татавтодор" АҖ Саба филиалы башкарды.
Тимершык авыл җирлегендә зиратларны чистарту буенча өмәләр дәвам итә.
Халык актив катнаша.
Тимершык авыл җирлегендә «Саба» ҖЧҖнең «Тимершык» бригадасы кырларыннан бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре таш җыюда катнаштылар.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып 2 нче урынны яулады. Егетләрне уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
1 май - тынычлык, үзара татулык, илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен халык бәйрәме. Бу ай табигатьнең яшәрүен, яз белән бергэ жылы килүен, киң кырларда, бакчаларда эш башлануын аңлата. Халыкның йола- бәйрәмнәре -яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак, чөнки ул халыкның рухи байлыгын, милли үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен буыннан-буынга җиткерә. Халкыбызның милли йолаларын балаларга тапшыру максатыннан,1 май көнне Тимершык авылы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре Тимершык авылының Комарова, Ак чишмә урамнарында “Йомырка җыю” бәйрәме оештырдылар. Әлеге бәйрәмнәр авылны берләштерә, бәйрәм рухы өсти, күңелләрне күтәреп җибәрә.
Бөек Җиңунең 78 еллыгы якынлаша. Бәйрәм көне якынлашканда район җитәкчелеге тыл ветераннарын күчтәнәч белән сөендереп, бәйрәм теләкләрен җиткерәләр. Бүгенге көндә авыл җирлегендә 15 тыл ветераны яши. Ветераннарны котлауда авыл җирлеге Башлыгы Хаҗиев Айдар Ханифулла улы һәм Татарстан Республикасы пенсия һәм социаль иминият фондының Саба районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Мөгтәсимов Марат Мәҗит улы катнашты.
Тимершык авыл җирлеге территориясен яшелләндерү максатыннан оешмалар һәм шәхси хуҗалыклар тарафыннан агачлар утырту эшләре алып барылды. Бу чара алга таба да дәвам итәчәк.