Миңгәр ФАПында капиталь ремонт эшләре тәмамланды. Ремонт эшләрен Саба ПМК -159 оешмасы башкарды.
31 март көнне Мингәр авылында яшәүче Вагизова Бибишәмсүнә Вагыйз кызы 95 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Р.Н.,Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х., ООО “Булгар” җәмгыяте исеменнән Аскаров И.Н., Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.
26 март көнне Көек һәм Сабай авыл клубларында язгы бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәмдә катнашкан барлык халык та рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар. Төрле уеннар уйнадыларґ: аркан тарту, чүлмәк вату, таяк тарту һәм башка уеннар. Кунаклар барысы да боткадан, кайнар чәй һәм коймактан авыз иттеләр. Бәйрәмнән барлык кешедә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән кайтып китте.
Шәһәр тибындагы Байлар Сабасында 2023 ел сезонында авыл җирлекләрендәге хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты тәмамланды. Тимершык авыл җирлеге командасы 1 урынны алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз.
19 март көнне Миңгәр авыл клубында китапханәче белән берлектә язгы бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Иң беренче чиратту бу бәйрәм яз килүен, җирнең уянуын, бай уңышка өмет уятуын белдерүче бәйрәм. Бәйрәмдә катнашкан барлык халык та рәхәтләнеп күңел ачты ял итте. Төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар. Төрле уеннар уйнадыларґ: аркан тарту, чүлмәк вату, таяк тарту һәм башка уеннар. Кунаклар барысы да боткадан, кайнар чәй һәм коймактан авыз иттеләр. Бәйрәмнән барлык кешедә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән кайтып китте.
19 мартта Кызыл-Мишә һәм Тимершык авыллары мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре "Рәхим ит, Нәүрүз!” исемле бәйрәм чарасы үткәрделәр. Бу бәйрәмгә төрле уеннар әзерләнгән иде. Авыл халкы бергә кышны озатып һәм язны каршы алды. Чарада катнашучылар җырладылар, биеделәр, яз турында табышмаклар чиштеләр, тәмле чәй эчкәннәр, камыр ризыклары һәм камыр ризыклары белән сыйланганнар, уен - ярышларда катнашканнар һәм бүләкләргә лаек булганнар. Чара бәйрәм атмосферасы һәм тамашачыларның искиткеч кәефен тудырды. "Нәүрүз-бәйрәм" - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен җирдә тынычлык булсын!
18 март көнне терроризмга каршы көрәшкә багышланган чаралар кысаларында, балалар өчен " Без терроризмга каршы тынычлык культурасы өчен!»-дигән темага рәсем конкурсы булып узды. Чара башында Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре җәмгыятьтә экстремизм һәм терроризм кебек тискәре күренешләр булган куркыныч турында сөйләделәр, шулай ук балаларны теләмәгән мөһиткә эләгүдән кисәттеләр. Балалар террорчылык проблемасына үз мөнәсәбәтләрен үз рәсемнәрендә белдерделәр.
Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.
15 март көнне Тимершык авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар һәм өлкәннәр белән Тимершык авылында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрү өчен бүләкләр җыю оештырдылар. Бүләкләр, ярмалар, кәнфитләр күп җыелган иде. Барлык авылдашлар 19 март көнне Тимершык авылы мәдәният йортында узачак бәйрәмгә чакырылды. Җыелган бүләкләр бәйрәмдә катнашучыларга тапшырылачак.
7 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә Халыкара–хатын кызлар көне якынлашкан мизгелдә, «Укытучылар һәм остазлар елы» уңаеннан “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә хәзергесе вакытта эшләүче һәм лаеклы ялда булучы авылыбызның ветеран укытучылары чакырылган иде. Кичә авылдагы беренче мәктәп ачылган мизгелләрне искә алудан башланып китте. Аннары сәхнәгә бер – бер артлы төрле елларда эшләүче ветеран һәм хәзерге вакытта белем бирүче укытучылар чакырылды. Алар үзләре укыткан дәвердә булган авырлыкларны һәм күңелле мизгелләрне искә алдылар. Мәктәп елларын, эшкә өйрәткән остазлары турында сөйләделәр. Укытучыларын хөрмәтләп төрле елларда мәктәп бетергән укучылар килгән иде. Алар үзләрен укыткан укытучыларына рәхмәт сүзләрен, музыкаль сәламнәрен җиткерделәр һәм чәчкә бәйләмнәре бүләк иттеләр. Залда утыручы барлык укытучылар да игътибардан читтә калмады. Кичәдән барысы да канәгать калды һәм күтәренке рухта таралышты.