Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу көнне Кызыл- Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Россия Флагы-безнең горурлыгыбыз! » дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Россия флагы көне-россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт. Бу бәйрәм безне бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе уята. Чара барышында балалар төсләнең барлыкка килү һәм раслау тарихы белән танышып кына калмадылар, ә Ватаныбыз символлары турындагы викторина сорауларына да актив җавап бирделәр. Дәүләт символикасы Россия тарихының бер өлеше генә түгел, ә мәдәнияте дә булып тора. Мәдәни традицияләрнең кабатланмаслыгын һәм байлыгын аңлау, үз илебез өчен горурлык һәрберебезнең шәхесен формалаштыруда зур роль уйный. Дәүләт символлары тарихы һәр гражданга билгеле булырга тиеш, һәм Дәүләт флагы бәйрәме Россиядә яшәүче барлык кешеләрнең бердәмлеген тоярга мөмкинлек бирә.
«Яңа журналлар белән дөньяны танып бел» - 14 августта Кызыл-Мишә авыл китапханәсендә узган чираттагы шәхси мәгълүмат бирү темасы шулай дип аталды. Китапханәче яшь укучыларны китапханә тарафыннан икенче яртыеллыкта язылган яңа журналлар белән таныштырды. Балаларның аерым игътибарын «Салават купере», «Сабантуй», «Принцессалар дөньясы», «Керпе» журналлары җәлеп итте. Барлык вакытлы басмалар да якты, төсле һәм танып белүчән.
12 август көнне кич Тимершык авылында Сабантуй мәйданында бик матур бәйрәм-концерт уздырылды.
Авыл халкын гына түгел, район халкын да ял итттереп, күңелен ачып, үтеп китте бу зур концерт.
Татарстанда танылган моңлы җырчылар матур җырларын бүләк итте. Авылдашыбыз - җырчы, алып баручы һәм көрәшче егетебез Ленур Биктимеров һәм аның иҗатташ дусларына шундый бәйрәм оештыруы өчен зур рәхмәт һәм уңышлар телибез!
5 август көнне Миңгәр авылында бишенче ел рәттән Миннахметов Мидхәт Миннәхмәт улы һәм Миннахметов Ирек Җәүдәт улы истәлегенә шахмат, шашка буенча турнир оештырылды. Турнирда алты районнан килгән спортсменнар көч сынашты: Әтнә, Саба, Теләче, Кукмара, Балтач, Мамадыш. Турнир азагында җиңүчеләргә диплом һәм медальләр тапшырылды.
Җәй-иҗат, фантазияләрне активлаштыру вакыты. 2 августта Кызыл-Мишә авыл китапханәсендә " Ах, җәй!" дигән исем астында танып белү бәйгесе үткәрелде. Башта балалар китапханәче белән бергә шигырьләр укыдылар, җәйге викторина сорауларын күңелле һәм бердәм чиштеләр. Аннары асфальтта рәсемнәр конкурсында катнаштылар. Алар үз рәсемнәрендә җәйге матурлыкны тасвирладылар. Һәрбер рәсем үзенчә кызыклы иде.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.
Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.
Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә. Җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).
Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.
Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.
Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла.
Тимершык авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үләннәрне чабу эшен «Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары башкара.
Тимершык авылы Березовая урамына, ЩПС Республика программасы нигезендә, каты өслекле юл җәю һәм су агу өчен күпер ролен башкаручы торба салынды. Хәзерге вакытта торбаларның терәк конструкцияләрен урнаштыру буенча эшләр алып барыла. Эшне “МДСУ -1” Балтач ҖЧҖ оешмасы башкара.
Гражданнарның үзара салым программасы буенча зират территориясен Сабай торак пунктында агачлардан һәм куаклардан чистарту үткәрелде. Бу программага читтә яшәүче авылдашлар да үз өлешләрен кертә. Бу эшне киләсе елларда да дәвам итәчәкбез.
Балыкчы көне-балыкчыларның һөнәри бәйрәме, аны җәйге чорның иң күңелле бәйрәмнәренең берсе дип атарга була. Балыкчылар көне кысаларында, 11 июльдә Кызыл-Мишә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән балык тоту оештырдылар. Барлык балыкчыларга да балык тоту бәхете елмаймады. Шулай да балалар канәгать калды.