ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

 

Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып уңышлы чыгыш ясап килә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Миңгәр ФАПында капиталь ремонт эшләре тәмамланды.  Ремонт эшләрен Саба ПМК -159 оешмасы башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

31 март  көнне Мингәр авылында яшәүче Вагизова Бибишәмсүнә Вагыйз кызы 95 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Саба муниципаль районы  Башлыгы Минниханов Р.Н.,Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х.,  ООО “Булгар” җәмгыяте исеменнән Аскаров И.Н., Саба муниципаль районы  социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

28
март, 2023 ел
сишәмбе

26 март көнне Көек һәм Сабай авыл клубларында  язгы бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме  үтте.  Бәйрәмдә катнашкан барлык халык та рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар. Төрле уеннар уйнадыларґ: аркан тарту, чүлмәк вату, таяк тарту һәм башка уеннар. Кунаклар барысы да боткадан, кайнар чәй һәм коймактан авыз иттеләр. Бәйрәмнән барлык кешедә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән кайтып китте.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

22
март, 2023 ел
чәршәмбе

Шәһәр тибындагы Байлар Сабасында  2023 ел сезонында авыл җирлекләрендәге хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты тәмамланды. Тимершык авыл җирлеге командасы 1 урынны алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

19 март көнне Миңгәр авыл клубында  китапханәче белән берлектә язгы бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме  оештырылды. Иң беренче чиратту бу бәйрәм яз килүен, җирнең уянуын, бай уңышка өмет уятуын белдерүче бәйрәм. Бәйрәмдә катнашкан барлык халык та рәхәтләнеп күңел ачты ял итте. Төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар. Төрле уеннар уйнадыларґ: аркан тарту, чүлмәк вату, таяк тарту һәм башка уеннар. Кунаклар барысы да боткадан, кайнар чәй һәм коймактан авыз иттеләр. Бәйрәмнән барлык кешедә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән кайтып китте.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

20
март, 2023 ел
дүшәмбе

19 мартта Кызыл-Мишә һәм Тимершык авыллары мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре "Рәхим ит, Нәүрүз!” исемле бәйрәм чарасы үткәрделәр. Бу бәйрәмгә төрле уеннар әзерләнгән иде. Авыл халкы бергә кышны озатып һәм язны каршы алды. Чарада катнашучылар җырладылар, биеделәр, яз турында табышмаклар чиштеләр, тәмле чәй эчкәннәр, камыр ризыклары һәм камыр ризыклары белән сыйланганнар, уен - ярышларда катнашканнар һәм бүләкләргә лаек булганнар. Чара бәйрәм атмосферасы һәм тамашачыларның искиткеч кәефен тудырды. "Нәүрүз-бәйрәм" - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен җирдә тынычлык булсын!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

18 март көнне терроризмга каршы көрәшкә багышланган чаралар кысаларында, балалар өчен " Без терроризмга каршы тынычлык культурасы өчен!»-дигән темага  рәсем конкурсы булып узды. Чара башында Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре җәмгыятьтә экстремизм һәм терроризм кебек тискәре күренешләр булган куркыныч турында сөйләделәр, шулай ук балаларны теләмәгән мөһиткә эләгүдән кисәттеләр. Балалар террорчылык проблемасына үз мөнәсәбәтләрен үз рәсемнәрендә белдерделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

16
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

15 март көнне Тимершык авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар һәм өлкәннәр белән Тимершык  авылында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрү өчен бүләкләр  җыю оештырдылар. Бүләкләр, ярмалар, кәнфитләр күп җыелган иде. Барлык авылдашлар 19 март көнне Тимершык авылы мәдәният йортында узачак бәйрәмгә чакырылды. Җыелган бүләкләр бәйрәмдә катнашучыларга тапшырылачак.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International