ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Экзюпери үз вакытында язган: «Иң зур зиннәт – кеше белән аралашу зиннәте". Әгәр дә сезне чәйгә, чәй эчәргә чакыралар икән, димәк, аралашырга, дусларча сөйләшергә чакыралар. 21 октябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Чәй өстәле артында күңелле ял”- дип исемләнгән кич утыру оештырдылар. Чарада катнашучылар чәйнең файдалы һәм дару үзенчәлекләре турында белделәр, конкурсларында да бик теләп катнаштылар. Рецептлар алмашу һәм яхшы кәеф безнең кунаклар өчен озак истә калыр. Кич утырырга килүчеләрнең барысына да ныклы сәламәтлек, шулай ук мәдәният йортында үткәрелүче барлык мәдәни программаларда актив катнашуларын телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

22 октябрьдә Сабай авылы клубында «Яңармасын иде ярлар» дип аталган «Сугыш хатын-кыз йөзе түгел» проекты кысаларында мәгълүмат сәгате булды. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән таныша башлыйбыз. Алар өчен мәгълүмат сәгате үткәрелде, анда балаларга Мөнәвирова Хаҗәрә Сәлахи кызы турында мәгълүмат бирелде. Аның авыр язмышы балаларда һәм авылдашларда аеруча кызыксыну уятты, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда яшь ханым кырда эшләде. Бөек Җиңүгә керткән бәяләп бетергесез өлешләре өчен Мөнәвирова Хаҗәр Сәлахи кызына һәм тыл ветераннарына чын күңелдән рәхмәт белдердек һәм сәламәтлек, тыныч күк йөзе теләдек.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

    Көек авылында халыктан җыелган үзара салым акчасына яңа чишмә төзелеше дәвам итә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Саба муниципаль районы Тимершык авыл җирлегенең Мингәр торак пунктында җирле әһәмияткә ия юлда ясалма тигезсезлекләр һәм кисәтү билгеләре кую буенча эш алып барыла. Эшне “МДСУ Балтач”  ҖЧҖ башкара.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Тимершык авыл җирлегендә ирле - хатынлы Гариповлар, Хәбибуллиннар, Мөбәрәковлар, Кашиповлар һәм Галимҗановлар алтын, бриллиант юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларны район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыгы Айдар Хәнифулла улы һәм күмәк хуҗалык җитәкчесе Айзат Наил улы котладылар. Сәламәтлек һәм озын гомер телибез Сезгә!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

11
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

1 нче октябрьдән Тимершык авыл җирлегендә бюджет һәм авыл хуҗалыгында эшләп ялга киткән өлкәннәрне котлаулар булып узды.  Бәйрәмнәр һәр оешмада чәй  өстәле артында концерт номерлары белән  бергә алып барылды.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Тимершык авылында Заря-тау урамында урнашкан Республика программасы буенча күпбалалы гаиләләр өчен бүлеп бирелгән җирләрдә су белән тәэмин итү эшләре төгәлләнеп килә. Эшне Саба муниципаль районының ААҖ "Торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе" башкара.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Тимершык авыл җирлегендә зиратларны чистарту буенча өмәләр дәвам итә.

Халык актив катнаша.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.

Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.

Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә.  җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).

Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.

Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.

     Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп йортлар төзелеше алып барыла.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International