Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Акчәчәк» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән «Сөмбеләне кем белә?» дигән уңыш бәйрәме үткәрделәр. Бу бәйрәмне электән уңышлар җыеп алынгач, көзге чәчү төгәлләнгәч үткәргәннәр. Бәйрәмнең хуҗасы Сөмбелә исемле кыз иде. Бәйрәмдә җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, табышмаклар әйтелде, балалар чын күңелдән дәртле татар җырларына биеделәр. Бәйрәм чарасында төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Чара ахырында балаларга күчтәнәчләр өләштеләр. «Сөмбелә» бәйрәме уңышлы узды һәм балаларга бик ошады.
Тимершык авыл җирлегендә тирә-якны төзекләндерү буенча даими җыештыру эшләре алып барылып тора. Бу максат белән җирлек территориясен даими җыештыру эшләре алып барыла.
14 сентябрьдә Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен экспромтлар үткәрделәр. Театр экспромт -күңел ачу һәм кешеләрне якынайту өчен иң универсаль чараларының берсе. Балалар рәхәтләнеп «Кызыл калфак» әкиятен сәхнәләштерделәр . Алар үз персонажларын бик оста итеп башкардылар. Чара бик күңелле үтте.
Көек авылында халыктан җыелган үзара салым акчасына яңа чишмә төзелеше башланды.
Хәзерге вакытта Тимершык һәм Мингәр авыллары арасында тарихи кабер бар. Тимершык авылындагы бу кабер гомер буе "Тимершаех кабере"дип атала. Шушы көннәрдә кабер тирәсендәге коймаларны буяу буенча эш башкарылды һәм ташның язмасы яңартылды.
7 сентябрь көнне Кызыл-Мишә авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Дөньядагы бар нәрсәне кем белә?" дигән исем астында интеллектуаль уен үткәрделәр. Балалар белем запасын күрсәтә белүләреннән, зирәк булуларыннан һәм авыр сүзләрне ачыклый белүләреннән үзләренә бик күп уңай тәэсир алдылар. Уен балаларның ялын бизәде, акыл сәләтен үстерергә, хәтерне яхшыртырга, игътибарлырак һәм акыллы булырга ярдәм итте.
Безнең табигатьнең иң матуры – чәчәкләр. Бу искиткеч матур үсемлек күзләрне иркәли, яхшы кәеф, шатлык, күңел күтәренкелеге бирә. Алар безне иртә яздан караңгы көзгә кадәр куандыра. Җәйге чорда җирлектә яшәп килүче шәхси хуҗалыклар үз территорияләрендә ярыша-ярыша чәчәкләр үстереп үз тырышлыкларын күрсәттеләр.
Россиядә ел саен 3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә, ул 2004 елның сентябрь аендагы фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән, ул вакытта Белем көне кайгы көненә әверелде. Бу вакыйгага Кызыл-Мишә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә әзерләгән «маскаларсыз Терроризм» мәгълүмат сәгате багышланды. Оештыручылар балаларга Бесландагы терроризмның килеп чыгышы, соңгы елларда булган террорчылык актлары турында сөйләде . Әңгәмә барышында тоткын булсаң үзеңне ничек тотарга кирәклегенә басым ясалды . Терроризмны җиңү авыр, ләкин терроризм чорында яшәргә өйрәнү кирәк.
Халыкка 26 ел хезмәт итү дәверендә мәчеттә күпмедер дәрәҗәдә төзекләндерү эшләре башкарылып тора. Төзекләндерү эше тулысынча авыл халкы ярдәме белән башкарыла. Төзекләндерүгә үз өлешен кертүчеләр шөкер күп булды. Исемли башласаң кемнәрдер онытылып калыр кебек. Барсына да җомга, гает намазларында исемләп рәхмәт җиткерә Кызыл-Мишә авылы мулласы Дамир хәзрәт. Шушы көннәрдә мәчеттә җылылык челтәре алыштырылды. Бу хезмәтне башкаруда авылыбыз егетләре үз өлешләрен керттеләр. Ә җылылык системасын янартуда бик зур өлешен кертучеләрне исемләми калу мөмкин түгел: Шагипов Рияз Хәмит улына, Хафизов Денис Наис улына, Гатиятуллин Ризат Шархемулла улына, Аллахы Раббыбыз разый булсын- диде Кызыл-Мишә авылы мулласы Мөхәмәтҗанов Дамир.
Кзыл-Мишә авылында авыл халкы булышлыгы белән зират коймасы төзекләндерелде.