2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.
Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.
Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә. җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).
Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.
Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.
Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 8 гаиләгә йорт төзелеше алып барыла.
12 июнь көнне Тимершык, Көек авылларында традицион “Сабантуй – 2022” булып узды. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көн буе сәүдә ярминкәсе эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Тимершык авылында Җәләлиев Эдуард, Көек авылында Закиров Дилүс калдылар. Абсолют батырларга традиция буенча тәкә бүләк ителде. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм якты, җылы һәм тыныч булды.
Көек авылында Республика программасы буенча су белән тәэмин итү эшләре алып барыла. Эшне Саба муниципаль районының ААҖ "Торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе" башкара.
Тимершык авыл җирлегендә тирә-якны төзекләндерү буенча даими җыештыру эшләре алып барылып тора. Бу максат белән җирлек территориясен даими җыештыру эшләре алып барыла.
5 июнь көнне Тимершык, Кызыл-Мишә, Көек авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Халык аларны шатланып каршы ала, бүләкләр өләшә һәм балаларны татлы ризыклар белән сыйлый.
Тимершык авыл җирлегендә тирә-якны төзекләндерү буенча даими җыештыру эшләре алып барылып тора. Бу максат белән җирлек территориясен даими җыештыру эшләре алып барыла.
Милли бәйрәм «Сабантуй» га әзерлек максатыннан Тимершык авыл җирлегендә «Сабантуй» үткәрү урынында ремонт эшләре бара.
Тирә-якны төзекләндерү максатыннан Тимершык авыл җирлеге буенча иске йорт, каралты кура сутү эшләре даими үткәрелеп тора.
Тимершык авылында Заря-тау урамында урнашкан Республика программасы буенча күп балалы гаиләләр өчен бүлеп бирелгән җирләргә су белән тәэмин итү эшләре алып барыла. Эшне Саба муниципаль районының ААҖ "Торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе" башкара.
8 май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Тимершык авыл җирлегендәге сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәлләр каршында бәйрәм митинглары үткәрелде. Укучылар, авыл халкы һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр. Бәйрәм митингы Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәлләргә чәчәкләр кую һәм бакчага агач утырту белән тәмамланды.