ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2019 ел
шимбә

Юлда йөрү кагыйдаләре куркынычсызлыгын, юл-транспорт хәлакәтләрен кисәтү максатыннан Тимершык авыл җирлегенең җирле әһәмияткә ия булган юлларына  ут яктырткычын кире кайтаручы юл билгеләре урнаштырылды. Шулай ук юл кичүе урыннарына махсус сызыклар сызылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

17
май, 2019 ел
җомга

15 май – Бөтендөнья Гаилә бәйрәме көнендә Тимершыкның “Кояшкай” балалар бакчасында Гаилә бәйрәме уздырылды.  Бәйрәмдә киләсе уку елында мәктәпкә керүче 8 бала үз гаиләләре белән катнашты. Бәйрәмнең максаты – гаилә нигезләрен ныгыту, традицияләрне барлау , бер-береңә хөрмәт тәрбияләү, үсеп килүче буынга тормыш кыйммәтләрен аңлату. Чара күтәренке рухта үтте. Барыбызның гаиләләрендә именлек булсын!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

14
май, 2019 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлеге территориясенә ООО “Саба”ның Тимершык бригадасы, ООО “Болгар”, ООО “Көек” җәмгыятьләренең иген басулары керә. Бүгенгесе көндә “Тимершык” бригадасының 3300 га гомуми чәчүлек мәйданнары бар. Шуның 1719 гектарына бөртеклеләр чәчелеп,  язгы кыр эшләре барышы 87 % тәшкил итә. Алда кукуруз чәчү, бәрәңге утырту эшләре бар. “Болгар” җәмгыятендә язгы кыр эшләренең 90 % төгәлләнеп, алда карабодай культурасы чәчү калып бара. “Көек” җәмгыяте ашлама кертүне төгәлләп, бөртекле культуралар чәчүне дәвам итә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

13
май, 2019 ел
дүшәмбе

8 май көнне Миңгәр авыл клубында китапханәче  һәм башлангыч мәктәп белән берлектә Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан “Йөрәкләрдә әле дә сыкрый тирән яра” дип исемләнгән бәйрәм митинг - концерты оештырылды. Бәйрәм белән котларга Саба муниципаль районының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин Марсель Мәгъфур улы һәм Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Айдар Хәнифулла улы килделәр. Концерт вакытында балалар, клуб мөдире һәм китапханәче башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Барлык концерт номерлары да алкышлар белән үрелеп барды. Концерттан соң барыбыз бергә обелискка чәчәкләр һәм веноклар куйдык.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

8
май, 2019 ел
чәршәмбе

7 май көнне Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты белгечләре Саба интернат-мәктәбенең укучылар һәм укытучылар коллективы белән берлектә «Безгә 41 нчене онытмаска, 45 енчене данга күмәргә!" дигән тантана үткәрделәр. Анда сугыш чоры балалары һәм ятимнәре, тыл хезмәтчәннәре, җирле халык катнашты. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм программасы тантаналы митинг белән башланып китте. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш ятимнәре адресына котлау сүзләре белән авыл мәдәният йорты мөдире Гаттарова С. З. чыгыш ясады.  Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган сугышчыларны һәм вафат булган ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Валимухаметовлар һәйкәлгә тере чәчәкләр салдылар. Митингтан соң авыл мәдәният йортының тамаша залында авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән «Безгә яшәргә һәм истә тотарга!" дип исемләнгән тантаналы концерт булып узды. Кунакларны  бәйрәм белән котларга интернат-мәктәп балалары килгән иде.  Алар тамашачыларга биюләр күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Саба интернат-мәктәбе директоры Нуриева Д. Б. кунакларны ихлас һәм җылы сүзләр белән котлады. Авыл үзешчәннәре башкаруында сугыш елларының иң яхшы җырлары һәм заманча җырлар яңгырады. Тантана ахырында тыл ветераннарына, сугыш чоры балалары һәм ятимнәренә күчтәнәчләр өләштеләр.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

7
май, 2019 ел
сишәмбе

    Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла. Көек авылында республика программасына нигезләнеп яңа күпер төзү эше  дәвам итә. Бүгенгесе көндә күпердән машиналар хәрәкәте ачылып, җәяүлеләр өчен тротуар төзү, яр буйларына таш түшәү эшләре алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Санитар- экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, зиратларда тирә-якны чүпләрдән чистарту, ремонтлау, агач утырту эшләре алып барыла. Күмәк төстә өмәләр оештырылды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

20 апрель көнне Миңгәр авыл клубында  Олы -Нырты авыл җирлегенең  "Авылымның күңелле мизгелләре" дип исемләнгән иҗат-отчет концерты булды. Концерт барышында моңлы җырлар, шигырьләр яңгырады, дәртле биюләр һәм кызыклы күренешләр башкарылды. Концерт тамашачыларга бик ошады. Концерттан барысы да канәгать калдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Район күләмендә ел дәвамында сәламәт тормыш алып бару максатында күп төрле спорт чаралары үздырыла. Тимершык авыл җирлеге укучылары, яшьләре үткәрелгән чараларда актив катнашып, алдынгылыкта йөриләр. Спортка сәләтлелек мәктәп тәрбиясеннән үк башлана. Соңгы ярышлардагы уңышларны алсак, район күләмендә 2006 елгы һәм яшьрәк ир-егет укучылар арасында үткәрелгән баскетбол ярышларында Тимершык урта мәктәбе укучылары 3 нче ел рәттән беренчелекне яулап, күчмә кубокны үзләренә калдырдылар.

Шулай ук Тимершык авылы яшьләре волейбол буенча ир-егетләр арасында район чемпионатының зона этабында икенче урынны яулап, финалга чыктылар. Спортсменнарга алга таба да уңышлар телибез.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тол хатыннар  Җиңү көненең 74 еллыгын каршылау уңаеннан Республика тарафыннан әзерләнгән бүләкләр кабул иттеләр. Бүләкләрне халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин М.М. һәм  Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хазиев А.Х. тапшырдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International