Мультфильмнар-балачакның аерылгысыз өлеше. Бу – бала хыяллана ала торган, үзләренең яраткан әкият геройлары белән очрашырга мөмкин булган дөнья. Менә бүген , 18 апрель көнне, интернат-мәктәп укучылары әкияткә эләгә алдылар. Алар " Мультляндия-веселяндия»га сәяхәт ясадылар. Кызыл- Мишә мәдәният йортында балалар өчен үткәрелгән күңел ачу чарасы шулай дип аталды. Балалар мультипликация тарихы буенча әңгәмә тыңладылар, мультикларның ничек ясалуы турында белделәр. Аннары презентация ярдәмендә барысы да бик теләп табышмаклар конкурсында һәм яраткан мультфильмнар буенча викторинада катнаштылар.
12 апрель көнне Мингәр авыл китапханәсендә, авыл клубы белән берлектә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышланган "Галәмгә юл салынды” исемле укучыларга танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче космонавтиканың тарихы белән таныштырды, "Беренче Гагарин очышы” дип исемләнгән видеоязма күрсәтелде. Клуб мөдире "Чиксез Галәм” исеме астында рәсем конкурсы үткәрде.
Кызыл-Мишә мәдәният йортында күңелле, шау-шулы булды. Интернат-мәктәп балалары өчен биредә «Беренче апрельдә беркемгә дә ышанмыйм! " дигән күңел ачу-уен программасы үткәрелде. Балалар ике командага бүленеп «Әйләнгеч табышмаклар», «Табышмаклар-мәзәкләр», «Велосипедчылар», «Үткер күзләр», «Кем тизрәк», «Һәм без дә» дигән конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар. Барлык катнашучылар да күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф, шулай ук катнашкан өчен татлы призлар алдылар. Чара «Елмаю» җыры белән тәмамланды.
Экологик ике айлык кысаларында Тимершык авыл җирлегедәге оешма-предприятиеләр, шәхси хуҗалыклар, урамнар, зиратларда тирә-якны чүпләрдән чистарту, ремонтлау эшләре дәвам итә. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
Саба районынын Тимершык авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республикакүләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Шундый тагын бер йорт төзелеше төгәлләнеп килә. Капка-коймасы, мунчасы булган, мебель белән җиһазландырылган чираттагы йорт укытучылар гаиләсенә дип әзерләнә.
31 март көнне Тимершык авыл җирлеге үзешчәннәре Саба муниципаль районы карары нигезендә “Хор көрәше” дип исемләнгән конкурс кысаларында Иске Мичән мәдәният йортында “Җырлыйм туган якта” дип исемләнгән иҗат-отчет концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Чарада җирлектәге барлык оешма -предприятиеләр, җирлек халкы актив катнашып чыгышлар ясадылар.
22,23,24 март көннәрендә Тимершык авыл җирлегенә кергән авылларда мәдәни-күңел ачу чаралары гөрләде. 25 март бөтен Россия күләмендә “Мәдәният хезмәткәрләре” көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 22 март көнне Кызыл-Мишә авылы клубында җирлеккә кергән мәдәният йорты җитәкчеләре арасында “Мәдәният дөньясында” исеме астында бәйге уздырылып, конкурсантлар бәйгеләрдә җыр, бию, нәфис сүздә осталыкларын күрсәтеп тамашачыларны сөендерделәр. Шулай ук 23, 24 март көннәрендә Тимершык,Кызыл-Мишә, Миңгәр, Көек, Сабай авылларында “Нәүрүз бәйрәмнәре” оештырылды. Һәр авылда “Карга боткасы”, коймак, чәй әзерләнгән иде. Бәйрәмдә олысы, кечесе төрле уен, конкурсларда катнашып спонсорлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне алып, оештыручыларга һәм иганәчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Тимершык авыл җирлегендә балалар өчен укудан тыш төрле иҗат, спорт тугәрәкләре эшләп килә. Тимершык мәдәният йортында урнашкан көрәш залында остазлары Закиров Данис Ридаилевич житәкчелегендә көрәш тугәрәге эшләп килә. Тугәрәктә Тимершык, Кызыл-Мишә, Мингәр авылларыннан укучы яшьләр шөгыльләнеп, төрле ярышларга йөреп көчләрен сыныйлар. Шунысы куандыра, тирә-якка узенең көрәшчеләре белән дан тоткан Тимершык узенең көрәшчеләрен тулыландырып тора.
Тимершык авыл жирлегенә кергән ООО Саба оешмасынын Тимершык филиалында урнашкан ремонт мастерскойларында киләсе сезонга язгы кыр эшләренә әзерлек зур оешканлык белән бара. Машина, трактор ремонтыннан тыш, язгы чәчу агрегатларын тозекләндеру, тырма жыю эшләре дә башкарыла. Уз эшләрен яратып башкаручы эшчеләр без уз эшебезне намус белән башкарабыз, киләсе елларда да игеннәр мулдан булсын диләр!
3 март көнне Тимершык авыл бозында, ачык һавада 2018-2019 елгы алкалы хоккей сезонын тәмамлау уңаеннан иптәшләрчә очрашу булып узды. Уенга Мишәбаш, Көек,Кызыл-Мишә, Тимершык командалары килгән иде. Ул көнне һава торышы яхшы булды, уенчылар матур уеннар күрсәттеләр. Нәтиҗәдә Мишәбаш командасы 1 урын, Көек,Кызыл-Мишә 2 урын, Тимершык 3 урынны яулады. Уеннарның иганәчесе Фаргать Яхъяевичка зур рәхмәт белдерәбез!