23 февраль-хәрби бәйрәм генә түгел, ул барлык ир-атлар өчен дә бәйрәм, чөнки алар күңелләре белән туган ил, ватан, гаилә, дуслар һәм, әлбәттә инде, хатын-кызлар сакчысы. 23 февраль көнне Тимершык авыл авыл җирлегенә кергән барлык авыл клублары һәм мәдәният йорталында ир-атларга багышланган «Ватанны саклаучылар көне» дип исемләнгән бәйрәм чаралары узды. Чыгыш ясаучылар катнашучыларга кызыклы, иҗади программа бүләк иттеләр. Гомумән алганда, бәйрәм чарасы җылы һәм дустанә шартларда узды. Бәйрәм күңелле чыгышлар белән истә калды һәм барлык катнашучыларга да күтәренке кәеф бүләк итте.
16 февраль көнне Саба спорт үзәгендә Афганистан сугышы тәмамланып, Совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан ир-егетләр арасында традицион волейбол ярышы булып узды. Бу ярышта Тимершык авыл җирлеге командасы да катнашты, егетләр 10 команда арасында почетлы 3 урынны яулап кайттылар.
Юлда йөрү кагыйдаләре куркынычсызлыгын, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан Тимершык авыл җирлегенең җирле әһәмияткә ия булган юлларына утяктырткычын кире кайтаручы юл билгеләре урнаштырылды. Шулай ук кышкы чорда җәяүлеләр йори торган махсус юллар да вакытында кардан чистартылып тора.
2019 елның 30 январь көнне Тимершык авыл җирлегенең 2018 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясап гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов, район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре катнашты. Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хазиев халык каршында 2018 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2019 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты. Шулай ук халык каршында полиция капитаны, участок вәкаләтлесе Марат Мурсалим улы Гатин, ТР Саба, Теләче муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше алып баручы дәүләт җитәкчесе, эчке эшләр подполковнигы Галимуллин Айнур Рифкать улы, ТР Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча пенсия фонды җитәкчесе Якупова Фарида Шавкат кызы, пенсия өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр турындагы чыгышы, ТР буенча Радио-телевидиния тапшырулары тапшыручы үзәкнең Шәмәрдән цехы җитәкчесе Хазиев Айрат Шаһимулла улы, “Татэнергосбыт” һәм “Бердәм санау үзәге”(единый расчетный центр) оешмасы җитәкчесе Рафиль Хакимҗан улы Галимҗановның электрон түләүләр турында, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы эшмәкәрлек үсеше һәм дәүләт ярдәме турында чыгышлар ясадылар. Соңыннан җирлекнең актив гражданнарын бүләкләү тантанасы булып узды.
2019 елның 12 гыйнварында Тимершык авыл җирлегеннән җыелган командалар арасында Гараев Ильнур Габделбар улы истәлегенә өченче тапкыр традицион волейбол ярышы оештырылды. Уенга ир-егетләр арасыннан 5 команда җыелды. 1 призлы урынны яулап, күчмә кубок, грамота белән “Тау башлары” командасы, 2 призлы урын “ Молодежный”, 3 призлы урынга “Югары Оч” командалары лаек булды.
30,31 декабрь көнне Тимершык авыл җирлегенә кергән мәдәният йортларында Яңа ел бәйрәме тамашалары булып үтте. Мәдәният йортлары хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм үзешчән сәнгать әһелләре бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгән иделәр. Бал-маскарадлар югары рухта барды. Килгән кунакларны һәм катнашучыларны Кыш бабай һәм Кар кызы яңа ел белән котлады. Тамашачылар белән дә төрле күңелле уеннар оештырылды. Катнашучыларның барсына да яңа ел сувенирлары һәм Кыш бабай күчтәнәче бирелде. Бал-маскарадлар югары күңел күтәренкелеге белән барды, тамашачылар бәйрәм-тамашадан канәгать калдылар. "Тимершык авыл җирлеге"