Тимершык авыл җирлегендә Шәмәрдән МПП ТКХ ААҖ гаризалар нигезендә су белән тәэмин итү системасын ремонтлый. Алар үз эшләрен вакытында һәм төгәллек белән башкаралар. Әлеге оешма хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.
5 апрельдә Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Саба мәктәп-интернат укучылары өчен уен программасын үткәрделәр . Клоуннар Клепа һәм Ириска балаларга күңелле уеннар тәкъдим иттеләр. Сихерче үзенең тылсымлы таягы белән төрле кызыклы фокуслар күрсәтте. Чара дәвамында залда балаларның шат авазы яңгырап торды, барысы да канәгать калды! Күңелле клоуннар балаларны дус, игелекле, игътибарлы һәм бер-берсенә кайгыртучан булырга чакырдылар, ә ахырда катнашучыларга татлы сюрпризлар бүләк иттеләр
Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбаларын чистарту, канаулар ачу эшләре дәвам итә.
Кызыл –Мишә авылында плотинага бара торган юл кардан чистартылды, канау ачылды.
30 март көнне Тимершык мәдәният йортында язгы бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәмдә катнашкан барлык халык та рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар. Төрле уеннар уйнадылар: аркан тарту, чүлмәк вату, таяк тарту һәм башка уеннар. Кунаклар барысы да боткадан һәм кайнар чәйдән авыз иттеләр. Бәйрәмнән барлык кеше дә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән кайтып китте.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып 2 нче урынны яулады. Егетләрне уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
26 март көнне Рамазан аенда Тимершык авылы мәдәният йортында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтарны авылыбыз эшмәкәрләре- иганәчеләре Дамир Исмагыйлев һәм Эльмир Ибрагимов үткәрделәр. Авылның яше, карты , килгән кунаклар Мөхәмәтҗанов Дамир хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлады.Киләчәктә дә туган авылыбызда шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч матур тормышта яшәргә язсын.
Яз-яңа тормышның башы, ул елмаю, матурлык, кояш һәм, әлбәттә, фантазия вакыты! Кыш әлегә саубуллашырга җыенмаса да, балалар да, өлкәннәр дә кояшның җылы нурлары, беренче чәчәкләр, кошлар җырлау турында хыялланалар. Күптән көтелгән яз инде безнең ишекләрне шакый, бездә шатлык һәм оптимизм уята, күтәренкелек һәм уңай эмоцияләр белән тулыландыра. 27 март көнне Кызыл-Мишә авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән «Туган авылыбызда – яз!» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Оештыручылар белән бергә балалар язның төп билгеләрен кабатладылар, табигатьтә күзәтүләр белән уртаклаштылар, яз айларын кабатладылар, елның бу матур вакытына багышланган табышмакларны чиштеләр. Балалар рәсем конкурсына иҗади карадылар, язгы кәефләрен чагылдырып, якты һәм төсле эшләр ясадылар
26 мартта Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Дуслык елмаюдан башлана"дигән тәрбия сәгате үткәрделәр. Бу тема һәрвакыт актуаль, чөнки дуслык үзара ышанычка, мәхәббәткә, мәнфәгатьләрнең уртаклыгына нигезләнгән якын мөнәсәбәтләр. Дәрес бер-берсенә елмаеп, яхшы кәеф белән башланды. «Тылсымлы» сүзләрне искә төшерделәр, балалар дусларына яхшы сүзләр әйттеләр. Балалар нинди кешене игелекле дип атап була, нинди гамәлләр аны бизәтә, якыннарына, дусларына карата игелекле эшләрнең мисалларын китерделәр һәм дуслык турында шигырьләр укыдылар. Шулай ук балалар игелекле әкият геройларын искә төшерделәр һәм сорауларга җавап бирделәр.
Су басу елның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин яз көне кар катламының эрүе белән көчәя, ул күпкә зуррак тискәре нәтиҗәләргә китерергә сәләтле. Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.
Халыкара хатын-кызлар көне хөрмәтенә Тимершык, Кызыл- Мишә мәдәният йортлары һәм китапханәләре, Көек авыл клубы хезмәткәрләре тарафыннан Тимершык авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларында һәм авыл клубларында Аяз Гыйләҗевнең "Шикәрем син, балым син" спектакле күрсәтелде. Тамашачылар чыгышны бик җылы кабул иттеләр. Артистларның чыгышы көчле алкышлар тудырды.