ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 19 гыйнварында Саба муниципаль районының Тимершык авыл җирлеге командалары арасында Гәрәев Илнур Габделбәр улы, Яхин Илнур Галимулла улы, Нуруллин Илнар Илдар улы, Дәминов Зөлфәт Габделхәй улы истәлегенә хоккей ярышы узды. Анда Тимершык  авыл җирлегенең өч ир-ат командасы катнашты. Командалар күчмә кубок, грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Безнең районда спорт белән актив шөгыльләнеп, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган. Ел дәвамында районда төрле спорт ярышлары үткәрелә. Тимершык авыл җирлеге командалары бу ярышларда бик теләп катнашалар. Соңгы вакытта алар 2025 ел сезонында ветераннар (40+) ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында катнаштылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

14
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

14 нче гыйнвар көнне Миңгәр авылында яшәүче Зиннурова Сөембикә Мөхәмәди кызы  95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны  Саба муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән Саба районы буенча “Балкыш” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Н.И.Дәүләтшин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хаҗиев һәм  “Болгар” ҖЧҖ вәкиле И.Г.Аскаров котлап, бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

10
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Тимершык авыл җирлегенең яшьләре район буенча үткәрелгән спорт бәйгеләрендә һәм җирлек тормышында актив катнашып киләләр. Тимершык авылы яшьләре ярдәме белән ярышлар өчен боз әзерләү эшләре башкарылды

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Саба районың  авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

 

7 январь көнне Тимершык авылында яшь гаиләләр арасында күңелле стартлар узды. Бу чараны «Яшьлек» яшьләр үзәге Тимершык авылы мәдәният йорты белән берлектә оештырды.

Яшь гаиләләр үзләренең җитезлекләрен, команда рухын һәм яхшы кәефләрен күрсәтү өчен бергә җыелдылар. Чараны ачуда «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаиль улы катнашты. Ул барлык катнашучыларга да уңышлар һәм күтәренке кәеф теләде.

Программада мавыктыргыч эстафеталар, кызыклы конкурслар һәм спорт сынаулары булды, анда һәр катнашучы үзен күрсәтә алды.

 Иң актив һәм дус командалар акчалата бүләкләр алды.

Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт! Мондый чаралар гаилә бәйләнешләрен ныгытырга һәм бергә вакытны бик яхшы уздырырга ярдәм итә дип ышанабыз. Спорт мәйданчыкларында яңа очрашуларга кадәр!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

7 гыйнвар  көнне Тимершык урта мәктәбе спорт залы базасында волейбол буенча турнир үтте.

Традициягә әйләнгән әлеге бәйге яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан, түләүле нигездә оештырылды.

Әлеге волейбол турнирында тугыз команда катнашты: Ю.Симеттән 2 команда, Тимершыктан  2 команда, Теләче, Юлбат, Бигәнәй авылларыннан, “Саба гимназиясе”, Саба шәһәре

Бәйгенең нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:

1 урын “Бигәнәй”,

2 урын “ Теләче”,

3 урын “Симет”

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Узып баручы елга йомгак ясап, 6 гыйнвар көнне Миңгәр авыл китапханәсендә 2024 елның иң яхшы укучыларын бүләкләү булды. "Ел укучысы" бәйрәме китапханәнең иң тугры дусларын җыйды. Китапсыз тормышны күз алдына да китерә алмаган бу талантлы балалар рәхәтләнеп укыйлар, яңа белемнәре белән уртаклашалар. Китапханә мөдире Мөбәрәкова Алия бүләкләр тапшырды һәм укучыларга иң изге теләкләрен җиткерде. Чара ахырында "Әдәби алан" проектында актив катнашучыларны бүләкләделәр.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Яңа ел-без балачактан түземсезлек белән көтеп ала торган бәйрәм, могҗизаларга өметләнеп көтәбез, үз территорияләребезне бизибез , матурлыйбыз . Тимершык авыл җирлеге территориясендә эшләп килүче оешмаларда яңа ел бәйрәменә әзерлек максатында кар сыннары ясалды, чыршылар бизәлде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.  Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше дәвам итә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге окс

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International