Тимершык мәдәният йортында һәр елның гыйнвар башында балалар өчен чыршы тирәсендә Яңа ел бәйрәме һәм балалар өчен җиңелүсез лотерея уза. 5 гыйнварда, китапханә белән берлектә, чираттагы "Чыршы кунакка чакыр" бәйрәме узды. Матур бизәлгән чыршы, Кыш Бабай, Кар кызы һәм лотерея өчен матур бүләкләр балаларны көтте. Бәйрәмнең башыннан ук чыршы янында әйләнделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, аның тирәсендә җырладылар һәм биеделәр, аннары балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм якты бизәкле чыршы балаларга могҗиза хисе китерде.
Кышкы прогулканы, нинди яшьтә булуына карамастан, таудан чанада, ватрушкада, кар машинасында яки ледянкада шуудан башка күз алдына да китереп булмый. 5 гыйнварда Көек авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен таудан шуу оештырдылар. Балалар бу йөрүдән күтәренкелек һәм уңай эмоцияләр алдылар.
Яңа ел-иң якты һәм истә калырлык бәйрәм, ул үзе белән сихер һәм могҗизалар алып килә, чын бәхет һәм күңел ачу хисе бирә. Бу бәйрәмне иң күп көтүче, һәм аңа шатланучы, әлбәттә, балалар. Балалар өчен яңа ел бәйрәмен көтү Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашудан сихер көтү белән бәйле.
3 гыйнвар көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен “Яшел чыршы әйләнәсендә” дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр, анда балаларга күңелсезләнергә туры килмәде. Балалар бәйрәм атмосферасына чумып, кызыклы конкурсларда катнаша алдылар. Шулай ук бәйрәмдә "Әдәби алан" проектында катнашучыларны да бүләкләделәр. Барысы да үткәргән вакыттан канәгать калды, чөнки һәркем үз бүләген һәм бәйрәм кәефен алды.
Тимершык авыл җирлегенең яшьләре район буенча үткәрелгән спорт бәйгеләрендә актив катнашып киләләр. Көннәр суыту белән Тимершык авылында урнашкан боз шуу мәйданчыгында боз катыру эшләре бара.
Яңа ел - якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, искиткеч бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләрнең үтәлеше белән әкият могҗизалары һәм тылсым бәйрәме. 30 декабрьдә барлык авыл мәдәният йортларында һәм авыл клубларында Яңа ел бал-маскарады узды. Күңелле уеннар һәм конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды, алар бәйрәм атмосферасына көйләнергә ярдәм итте. Барысы да үткәргән вакыттан канәгать калды, чөнки һәркем үз бүләген һәм бәйрәм кәефен алды.
Көчле кар яву һәм бураннардан соң Тимершык авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм тротуарларны кардан чистарту оештырылды. Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны вакытында чистарту эшләре бара. Шәхси эшмәкәр Ибраһимов, «Болгар» ҖЧҖ тракторчылары тырышлыгы белән, барлык урамнар һәм тротуарлар вакытында чистартыла.
Район күләмендә 6-8 сыйныф егетләре командасы арасында үткәрелүче мини-футбол ярышында Тимершык урта мәктәбе укучылары 2 урынга лаек булдылар. Афәрин! Котлыйбыз!
Тимершык авыл җирлеге территориясендә эшләп килүче оешмаларда яңа ел бәйрәменә әзерлек максатында стена газеталары чыгарылды, кар сыннары ясалды, чыршылар бизәлде. Бакча, мәктәпләрдә яңа ел маскарадлары гөрләп узды. Балаларга һәм укучыларга күчтәнәчләр таратылды.
Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм хәрби хезмәткәрләребезгә ярдәм итәргә тиешбез. Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Шәмнәр белән чатырны җылытырга, кулларны җылытырга, әйберләрне киптерергә һәм кыр шартларында су кайнатырга мөмкин. Тимершык авылы халкы хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясадылар һәм махсус хәрби операция зонасында булганнарга гуманитар ярдәм җыеп җибәрделәр. Кызыл-Мишә һәм Миңгәр авылларында яшәүчеләр хәрбиләр өчен маскировка челтәре әзерләү белән шөгыльләнәләр.
12 декабрь көнне Тимершык авыл мәдәният йортында Тимершык “Кояшкай” балалар бакчасының “Туган җирем - дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле” исемле концерты булып узды. Балалар бакчасына йөрүче һәр бала сәхнәгә чыкты. Балалар белән бергә ата-аналар һәм бакча хезмәткәрләре үз чыгышлары белән чыктылар. Барлык концертта катнашучыларга һәм оештыручыларга зур рәхмәт.