Саба районының “Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалыгы күптармаклы җитештерү предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте оешмасы тарафыннан Тимершык авыл җирлегенә кергән Көек авылында су саклау зонасының территориясенә койма тотылды.
«Хәтер һәм кайгы көне" – бу көн безгә фашистлар тарафыннан газапланган, сугышларда, тылда ачлыктан һәлак булганнарны искә төшерә. Без, ул авыр елларда Ватаныбызны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычларын үтәгән һәркемнең кайгы-хәсрәтен уртаклашабыз, искә алабыз. 22 июньдә 12.15 сәгатьтә Тимершык авыл җирлегендә «Тынычлык минуты " акциясе узды. Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз турында кайгы һәм Мәңгелек хәтер символы буларак, сугыштан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез.
17 июньдә Кызыл-Мишә мәдәният йортында балалар кызыклы «Уйлап тап» конкурс программасына җыелдылар. "Уйлап тап" иленә керү өчен башта балалар мәдәният йорты мөдире белән бергә кодлы мәсьәләләр чиштеләр. Бу мәсьәләләрне дөрес хәл иткәннән соң, китапханәче аларны күңелле конкурслар иленә чакырды. “Балалар” һәм “Йолдызлар” дигән ике командага бүленеп, балалар төрле “Табышмакка җавап тап”, “Бәйрәмгә бар”, “Бәлки юк, бәлки әйе”, “Музыкаль викторина» конкурсларында катнаштылар. Балалар шулай ук кроссвордлар, ребуслар, табышмаклар чиштеләр, пазллар җыйдылар. Чара күңелле, тату атмосферада үтте. Балалар сорауларга җавап бирделәр, күңел ачтылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр. Чараның максатлары һәм бурычлары уңышлы үтәлде. Чара ахырында барлык балалар да бүләкләр алды.
Саба муниципаль районы Тимершык авылы Березовая урамында ЩПС Республика программасы нигезендә каты өслекле юл җәю эшләре башкарыла. Эшне “МДСУ Балтач” ҖЧҖ башкара.
11 июнь көнне Тимершык авылында традицион Сабантуй - 2023 булып узды. Бәйрәм балаларның хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көне буе сәүдә ноктасы эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Вафин Ленар калды. Абсолют батырга традиция буенча тәкә бүләк ителде. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм якты, җылы һәм тыныч булды.
«Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек максатыннан Тимершык авыл җирлегендә «Сабантуй» уздыру урыннарында әзерлек эшләре алып барыла.
3 июнь көнне Тимершык, Кызыл-Мишә, Көек авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Халык аларны шатланып каршы ала, бүләкләр өләшә һәм балаларны татлы ризыклар белән сыйлый.
Тимершык авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үлән чабу буенча эш бара, иске йортлар сүтелә.
Җәйнең беренче ае июнь искиткеч бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән башлана. Бу көнне Кызыл- Мишә һәм Тимершык мәдәният йортлары янында «Балачак илендә» дигән бәйрәм узды. Башта балаларны җәйге каникуллар башлану белән котладылар һәм аларны күңелле һәм файдалы итеп уздыруларын теләделәр. Аннары балалар әкият геройлары белән бергә күңел ачу диңгезенә чумдылар. Бәйрәмдә балалар төрле конкурсларда, хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Балалар үзләренең эрудицияләрен, зирәклекләрен, энергияләрен, акылларын күрсәтә алдылар. Авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре оештырган бәйрәм балаларга ошады. Бәйрәм һәркемгә бик ошады.