ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Дөньяда,тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе - су. Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су иген игергә, җиләк-җимеш, терлек, кош-кортлар үстерергә ярдәм  итә. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс иде.

Көек авылында авыл халкы ярдәме белән “Насыйх” чишмәсендә өлешчә ремонт эшләре башкарылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

 Көек  авылында гражданнарның үзара салым акчасына зират территориясендә агачлар кисү, куаклардан чистарту, төзекләндерү эшләре башкарылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Миңгәр авылының җирле әһәмияттәге юлында үзара салым хисабына асфальт-бетон катлыклы чокыр ремонты башкарылды . Эшне «МДСУ -1» ҖЧҖ  башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

1 сентябрь - һәркем өчен үз гомерендә иң дулкынландыргыч көн. Тимершык урта мәктәбендә, "Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернатында"  һәм   Миңгәр башлангыч мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

1 сентябрь  көнне Тимершык авылында яшәүче Нигъмәтҗанова Мәсрүрә Йосыф кызы 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х.,  Саба муниципаль районы  социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

28
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Миңгәр авылы территориясендә Мишә елгасы аша җәяүлеләр күпере төзелә. Төзелеш эшләрен "Болгар"оешмасы хезмәткәрләре башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Миңгәр авылында Мишә елгасы аша машиналар йөрү өчен 47,6 погонлы метр озынлыктагы күпер төзелеше эшләре башланды. Күпер төзелешен ООО “Базовый проект” оешмасы башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Көек авылының Ключевой тыкырыгына МДФ программасы буенча асфальт юл җәю эшләре башланып китте. Юлны Балтач ҖЧҖ “МДСУ – 1” оешмасы башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Кызыл-Мишә авылында ут челтәрендә көчәнеш аз булганлыктан, ут челтәре системасын үзгәртеп кору буенча ремонт эшләре башкарылды. Нәтиҗәдә оешмалар, халык өчен кулланылышка сыйфатлы ут җиткерелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

25
август, 2025 ел
дүшәмбе

Безнең табигатьнең иң матуры – чәчәкләр.  Бу искиткеч матур үсемлек күзләрне иркәли, яхшы кәеф, шатлык, күңел күтәренкелеге бирә. Алар безне иртә яздан караңгы көзгә кадәр куандыра. "Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты" дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе  үз территорияләрендә чәчәкләр үстереп, тырышлыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International